Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында елның беренче премьерасы тәкъдим ителде!

Елның беренче премьерасын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәгә чыгарды. Бүген театрда Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган “Шаян Гөлшаян”спектакле тәкъдим ителде. Теа...

Елның беренче премьерасын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәгә чыгарды. Бүген театрда Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган “Шаян Гөлшаян”спектакле тәкъдим ителде.

Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин бу әсәрне беренче тапкыр 2005 елда куйган иде, һәм авылның иң чибәр хатыны Гөлшаян ролендә Татарстанның атказанган артисты Илсөяр Сафиуллина уйнады. Бу юлы авылның беренче чибәре ролендә - театрның яшь актрисасы Диләрә Фәттахова. Спектакль үзе дә комедия-буфф жанрында куелган.

«Әгәр дә хатыны ирен алдарга теләсә, кырык төрле юл табар!» – ди Мирсәй Әмир әсәренең төп каһарманы – акыллы, шук һәм гүзәл Гөлшаян. Ул үзен өзелеп сөйгән Әхмәтен – шикләнүчән ирен - нигезсез көнләшүләреннән арындыру өчен хәйлә таба. Ләкин бу хәйләсе белән Гөлшаян Әхмәтне генә түгел, ә артыннан тагылып, авыз суларын корытып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, акылга утырта. Нишлисең бит, Гөлшаян бик тә чибәр булганга, барысы да аны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Бу - Әхмәтне көнләштерә һәм хатын аның әлеге начар гадәте белән көрәшергә мәҗбүр була.

Спектакль бүген ике тапкыр күрсәтелде, тамаша аншлаг белән үтте.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк