Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар
15 март Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар. Бөтен гомерен татар театры үсешенә багышлаган олуг шәхескә быел 80 яшь тулга...
15 март Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовны искә алдылар. Бөтен гомерен татар театры үсешенә багышлаган олуг шәхескә быел 80 яшь тулган булыр иде. Сәхнәдә Хәлил аганың туганнары, хезмәттәшләре, дуслары тарафыннан матур җылы хатирәләр барланды. Новосибирск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Гәриев Әмир Гыймадислам улы һәм Тихомирова Рауза Шамил кызы театрда ремонт вакытында гастрольгә килгән яраткан театрын, яраткан артистларын искә алып, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Театрыбызның күргәзмәләр залында Хәлил аганың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган «Ике йолдыз» күргәзмәсе ачылды. Исламия ханым килгән тамашачыларга, әлеге чараны оештырган театр җитәкчелеге, музей мөдире Розалия ханым Чабатовага һәм хезмәттәшләренә зур рәхмәтен җиткерде. «Вакыт үткәч, Хәлилне сагынуың басылыр диделәр, ләкин сагыну хисе еллар үткән саен көчәя генә бара», ‒ Исламия ханымның сүзләре безнең театрыбыз өчен дә туры килеп тора. Хәлил ага кебек шәхесләр, чыннан да, алыштыргысыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк