Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры тарихи бинада соңгы спектаклен күрсәтте!

19 октябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Горький 13 адресы буенча урнашкан тарихи бинада соңгы спектаклен күрсәтте. Ә 22 октябрь театр Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бинада «Хыял артыннан» мюзиклы премьерасы белән (автор Резедә Гобәева, режиссёр - Айдар Җаббаров) өй туе уздырачак.

Театр Горький 13 адресы буенча урнашкан бинага 1988 елда күчә. Шушы еллар эчендә театрда берничә режиссёр, сәнгать җитәкчесе алышына: Дамир Сираҗиев, Исламия Мәхмүтова, Рәшид Заһидуллин, Туфан Имаметдинов. Театр яңа бинага күчәсе билгеле булгач та, халык арасында «баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров билгеләнергә мөмкин» дигән сүзләр йөри башлады. Бу сүзләр нигезсез булмаган. Август ахырында театр матбугат чаралары белән очрашуда яңа баш режиссёрны игълан итте. Яңа бина, яңа баш режиссёр. Артистлар бу хәбәрне уңай кабул итте булса кирәк. Ник дигәндә, Айдар Җаббаров исеме Россиякүләм танылган. «Нәкъ безнең труппа белән бер генә булса да спектакль куйсын иде» дип теләүче театрлар бихисап. Ә Тинчурин театрына шундый бәхет тәтеде! 

"Яратам! Бетте-китте!" тарихи сәхнәдә күрсәтелгән соңгы спектакль булып истә калды. Тамашачылар театрның иң билгеле урыннарында фотога төшеп калырга ашыкты. Спектакль тәмамлангач та залда кешеләр таралышырга теләмәде. Ахырда сәхнә тутырып Тинчурин театры труппасы чыкты, артистлар, җитәкчелек тарафыннан рәхмәт сүзләре әйтелде. Шул рәвешле театр Горький 13 адресы буенча урнашкан бина белән хушлашты. 

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:

«Хөрмәтле тамашачылар. Бу бинага 175 яшь! Монда Камал театры да, Опера һәм балет театры да эшләгән. Нинди генә шәхесләр булмаган! Әле менә соңгы вакытта гына да белештек: каядыр шушы 1 нче рәтләр тирәсендә Тукай утырган, Галиәсгар Камалның ниндидер кичәсендә чыгыш ясаган. Күзләргә яшьләр килә дип әйтергә дә була. Ләкин, хөрмәтле тамашачылар, сезгә бик зур үтенеч. Бүгеннән соң, төнлә төшләр күреп уйланып ятканнан соң, 22 се көнне бездән калмыйча сез дә яңа бинага күчегез»

Тинчурин театрының баш режиссёры Айдар Җаббаров: 

«Бу бина Тинчурин театры гына түгел, гомумән татар театрының туган йорты. Сәхнәне әлбәттә шәхесләр генә бизи. Ә шәхесләрне сәхнә тудыра, үстерә ала. без басып торган бу сәхнә бик күп шәхесләрне тудырган, үстергән. Аларның сәнгатьтз беренче адымнарын да, беренче уңышларын яки уңышсызлыкларын да, беренче җиңүләрен яки хаталарын да күргән сәхнә бу. Бүген без аларны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм баш иеп рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу сәхнәгә шушы шәхесләр өчен зур рәхмәт! Инде бу йорт безнең башлаган эшебезгә фатихасын бирәдер дип уйлыйбыз, башкача мөмкин түгел. Хөрмәтле тамашачылар, сезне үзебезнең яңа бинабызда зур кунаклар буларак көтеп калабыз. сездән башка театрның киләчәге була алмый. Без сезнең өчен иҗат итәбез. Рәхмәт безнең белән бергә булганыгыз өчен!»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына яңа бинада зур уңышлар телибез! Заллар тулы булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021