Тиздән "Апуш" кастингы нәтиҗәләре!
Нәтиҗәләр - бүген!
«Апуш» балалар театр студиясенә кастинг ничек узды?
26-27 нче февраль көннәрендә «Сәйдәш»мәдәният йортында Казан Мэриясе оештырган, барыбыз да көтеп алган «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Анда 100гә якын укучы үз көчен сынады.
Кастингта укучылар бөтен сәләтләрен күрсәтте, жюри әгъзалары кушкан биремнәрне үтәде. Чарада Казан шәһәреннән генә түгел, Лаеш, Балтач, Арча районнарыннан да килгән 9-15 яшьлек укучылар катнашты.
Аларга Россиянең халык артисты, «Сәйдәш» мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева; актерлык осталыгы укытучысы, «Апуш» студиясе җитәкчесе, Алия Фәйзрахманова; К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова; Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина; татар театры артисты, җырчы, музыкант Ильяс Фәйзрахманов бәя бирде.
Кастингны уңышлы узучылар «Апуш» театр студиясенә бушлай йөриячәк. Аны оештыруны Казан Мэриясе финанслый.
Нәтиҗәләр инде 2нче мартта билгеле булачак. 15әр кешедән торган ике группа оешачак дип хәбәр ителә Милли кзн ру аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк