Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театры «Бәхет кошы» феериясен Казанга алып килә!

Музыкаль феерияне 27 февраль һәм 26 март көннәрендә «Әкият» курчак театрының зур сәхнәсеннән карап булачак. Әтнә театры үз тарихында беренче тапкыр музыкаль феерия жанрында спектакль чыгарды. Морис М...

Музыкаль феерияне 27 февраль һәм 26 март көннәрендә «Әкият» курчак театрының зур сәхнәсеннән карап булачак.

Әтнә театры үз тарихында беренче тапкыр музыкаль феерия жанрында спектакль чыгарды. Морис Метерлинк әсәре буенча куелган «Бәхет кошы» музыкаль феериясендә алтмышка якын бала катнаша. Болар – районның «Алчәчәк» бию төркеме, «Конфетки» вокал ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр студиясе укучылары.

Дәүләт драма театрларында балалар коллективлары катнашында спектакль чыгарылганы юк. Бу – беренче тәҗрибә.

Фото: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк