«Туган телләр поезды» – җиңүче!
«Туган телләр поезды» – җиңүче!
РФнең Иҗтимагый палатасында Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге V Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы җиңүчеләрнең зур эшлекле уены кысаларында булып узды. Конкурска 74 регионнан барлыгы 492 гариза килгән. Нәтиҗәдә 25 проект кына сайланып алына. «Туган телләр поезды» – Татарстаннан катнашкан проектлар арасында бердәнбер җиңүче. Конкурсның бөтен финалистларына сертификатлар, җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Июнь азагында Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге VI Бөтенроссия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы cтарт алачак. Экспертлар фикеренчә, яңа этномәдәни проектларда игътибарны күбрәк яшь буынга юнәлтергә кирәк.
Казан Мэриясенең матбугат хезмәте. "Милли" тг-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк