Тыңламачы, сандугач...
Ришат Төхвәтуллинның элекке продюсеры Рифат Фәттахов аның җырларын кире тартып алган. Бу хакта җырчы Инстаграмда туры эфир вакытында хәбәр иткән.
Ришат Төхвәтуллинның концертларында «Тыңлачы, сандугач», «Тулган аем» җырлары башкача яңгырамаячак. Тагын ни булган инде?
Ришат Төхвәтуллинның элекке продюсеры Рифат Фәттахов аның җырларын кире тартып алган. Бу хакта җырчы Инстаграмда туры эфир вакытында хәбәр иткән.
«Рифат Әхмәтович җырларны кире тартып алды. Ул миңа аларны башкарырга рөхсәт итми. Ул шундый кеше инде… Аның турында бер начар сүз дә әйтәсем килми. Бу – аның карары. Безнең арадагы килешү буенча, мин аларның концертында чыгыш ясаганнан соң, Рифат Фәттахов миңа җырларны рәсми һәм документаль рәвештә тапшырырга тиеш иде. Һәрвакыттагыча, бу үз вакытында эшләнмәде һәм хәзер ул миңа җырларны башкарырга рөхсәт бирми», – дип белдергән җырчы. Әмма бу хакта артык сүз куертмый.
Хәтерегездә булса, аларның иҗади мөнәсәбәтләре судка кадәр барып җитте. Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинны иң популяр җыры – «Тыңлачы, сандугач»ны урлап җырлауда гаепләде.
Әмма быел Рифат Әхмәт улы Ришатның Казанда узган өстәмә концертына килгән. «Сине инде биш ел күргән юк икән. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Аны алгач, бик нык сөендем. Чакыруың иртәрәк булса да килә идем. Әмма Аллаһы Тәгалә үзе күп нәрсәне рәтли. Изге Рамазан аенда бер-береңне гафу итү бик тә матур гамәл», – дип сөйләп, Ришатның иң матур җырлары Ваһапов фонды архивында ятарга тиеш түгел икәнлекне әйтте һәм аңа элекке популяр җырларын яңадан җырлый башларга рөхсәт иткән. Инде менә кабат рөхсәт юк...
Илдар Юзеев сүзләренә Рәис Ханнанов иҗат иткән бу җыр кемнеңдер милкенә әверелгән.
Фото: Салават Камалетдинов
Автор: Резида Валитова
Чыганак: Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк