Логотип
Хәбәрләр

«Үттеме? Үтте инде». «Тантана» театр премиясен тапшыруга багышланган матбугат очрашуыннан соң

Татарстан Республикасының «Тантана» театр премиясе быел 15 нче тапкыр үткәрелә. Шул вакыт эчендә ул башта Камал театры бинасында гына узса, соңгы берничә елда Республиканың төрле шәһәрләрендәге театрларында да уздырыла башлады. Быел чират Әтнә театрында. Премиягә багышланган матбугат очрашуында катнашырга тиешле спикерлар исемлеге саллы иде: Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссёры, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин, «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова. Ни кызганыч, матбугат очрашуында әлеге саллы исемлектән соңгы икесе генә бар иде. Ә Мәдәният министрлыгыннан Светлана Гыйләҗиева булды. Шуның белән шул!

Премиянең асылы, спектакльләрнең нинди критерийлар буенча бәяләнүе, теге яки бу спектакльнең номинациягә керми калуы, ни өчен һаман бер үк артистларның фамилияләре номинантлар исемлегенә эләгү, комиссия исемлегенә «тузан куну» – боларның барысы турында да сорарга һәм, бәлки, җавап табарга мөмкин булган пресс-конференция, нәтиҗәдә, күпләргә болай да билгеле булган мәгълүмат сөйләү белән «выжт» итеп узды да китте. Әйе, өстә генә яткан берничә фактны әйтү кирәк иде анысы:

- «Тантана» быел 15 нче тапкыр үткәрелә; 

- Әтнә театрына дәүләт театры статусы бирелүгә 15 ел; 

- Габдулла Тукай тууга 140 ел, ә Әтнә театры аның исемен йөртә, шуңа әлеге чара быел Әтнәдә уза (инициатива Әтнә театрыннан булган); 

- Республиканың 23 театрыннан 70 гариза җибәрелгән; 

- Чараның сценарий авторы Альберт Шакиров; 

- Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music band җаваплы була. Руслан Закиров һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясаячак; 

- Әтнә театрының залы зур түгел, шуңа тамашачылар чарага эләгә алмый – билетлар сатылмаган; 

Без – журналистларның канәгатьсезлеге, вакытның бушка үтүеннән ачулы булу йөзебезгә чыкканны спикерлар да күргәндер инде, бичараларым. Башта кәнфит күрсәтеп, аннары аның эчендә марципанлы начинка булуын белү төсле инде бу (марципанлы кәнфит яратучы бармы ул?). Гафу итегез, темадан читкә тайпылдым. Чөнки Театр, Тантана турында язарлык башка мәгълүмат бирелмәде! Матбугат очрашуын алып баручы сорауларга күчәргә тәкъдим иткәннән соң залдагы тынлыктан хәтта куркыныч булып китте. 

Болгаттылар, болгаттылар, тәки ботка пешмәде… 

Ярый, премия тапшыру чарасында ниләр көтәдер әле безне?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021