Логотип
Хәбәрләр

Ваһапов фонды XX сезонын ачып җибәрде

6 сентябрь көнне «Ривьера» кунакханәсенең конференц-залында Р. Ваһапов фондының матбугат конференциясе узды.

6 сентябрь көнне «Ривьера» кунакханәсенең конференц-залында Р. Ваһапов фондының матбугат конференциясе узды.

Спикерлар булып Р. Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, «Казанда Шәрык базары» фестиваленең хедлайнеры, «Яңа татар җыры» бәйгесе лауреаты Иркә, Ваһапов фондының директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясадылар.

Конференция фондның киләсе чараларына багышланды, ул да булса ‒ 18 сентябрь көнне узачак Ваһапов фестивале Гала-концерты, 20-27 октябрьда узачак «Казанда Шәрык базары» фестивале, шул исәптән «Ялла» төркеме гастрольләре һәм чираттагы «Яңа татар җыры» бәйгесе.

Иң беренче чиратта Рифат Фәттахов шатлыклы хәбәр белән уртаклашты – «Рәшит Ваһапов фестивале» проектына Россия Мәдәният министрлыгы һәм Рәисебез хуплавы белән федераль грант бирелде. Димәк, гала-концерт вакытында ГРАН-ПРИ иясе дә билгеләнәчәк. Фестиваль кысаларында Яшь башкаручылар конкурсы лауреатлары тәкъдим ителә.

‒ Без XX сезонга аяк атлыйбыз, Аллаһ боерса. Һәм без ул сезонны 18 сентябрьдә зур гала-концерт белән башлыйбыз. Гала-концертның төп максаты – быелгы Яшь башкаручылар конкурсы лауреатларын тәкъдим итү, ‒ диде Рифат Фәттахов.

Шулай ук Рифат Фәттахов проектларның географиясе киңәюе турында да әйтеп узды. Димәк, халыкара элемтәләр ныгый. Мәсәлән, фестиваль концертлары шулай ук Үзбәкстанның Ташкент, Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә, Төркиянең Стамбул һәм Әзербайҗанның Баку шәһәрләрендә планлаштырыла.

«Казанда Шәрык базары» фестивалендә бу елны якын чит илләрдән генә түгел (Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан һ.б.), Көнчыгыш илләр башкаручылары да катнашачак (Кытай, Катар, Иран, Мисыр һ.б.). Барысы бергә 200 кешелек состав җыелды, аларның 15-е Рәсәй Федерациясенең төбәкләре һәм 25 чит ил дәүләте. Һәм эксклюзив яңалыкларның берсе – ул «Татнефть» булышуы белән «Ялла» төркеменең Татарстан буенча беренче гастрольләре.

Ваһапов фестиваленең лауреаты Рөстәм Асаев та фикерләре белән бүлеште:

‒ Минем өчен Башкортстаннан Казанга күчеп килеп, Ваһапов фестивале бәйгесендә катнашу – зур сынау иде ул, диде җырчы, Республикабызда яңа җырчылар тудыру – ул, әлбәттә, бик кирәкле һәм изге эш. Бу елны да катнашучылар бик югары дәрәҗәдә, сыйфатлы.

Гөлназ Асаева белән Иркә дә Ваһапов фестивале проектлары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

‒ «Казанда Шәрык базары» фестиваленең хедлайнеры булу – минем өчен дәрәҗә. Афишада минем сурәт ике танылган җырчы арасында, нәкъ уртада торуны күрү минем өчен шок булды! ‒ ди җырчы, Рифат Фәттахов – ул нык кеше, мине тыңлату җиңел эш түгел бит, аның йөзенә кызыллык китерә алмыйбыз, дип шаярды ул.

Гөлназ Асаева да фондның проектларына карата ихтирамын белдерде:

- 2013 елдан бирле Фонд минем өчен зур терәк һәм ярдәмче. Чын профессионаллар белән эш итү ‒ үзе бер бәхет. Мин ихластан рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк