Вафирәдә – кунакта
Кайбер шәхесләр белән озаклап аралашырга, ә кайбер шәхесләр белән бер-ике сәгать, хәтта ун-унбиш минут чамасы гына да очрашып сөйләшергә туры килгәне бар миңа. Очрашкан саен очрашасы, күрешкән саен күрешәсе килгән кешеләр була.
Вафирә Гыйззәтуллина. 1979 елның декабрендә Брежнев шәһәрендә узган концертына бардым. Ә дүрт ел вакыт узганнан соң миңа аның үзе белән очрашып, сөйләшеп утырырга да насыйп булды. Тормышымда булган иң бәхетле, иң хискә бай көннәремнең берсе булды ул. Шатлыктан ничек дулкынлануымны үзем генә беләм. Ул дулкын, әйтерсең лә, мине иксез-чиксез бәхет диңгезендә тибрәтте. Мин, шатлыгымнан нишләргә белмичә, аның мөлаем күзләренә карап, сихри тавышын йотлыгып тыңлап, үземне концерт залында шикелле итеп тоеп утырдым.
Ул шундый итеп сөйли, әйтерсең лә минем каршымда җырчы түгел, ә сандугач сайрый, күңелдәге сагышлар берәм-берәм талпынып, бәхет күгенә – чиксезлеккә таба очалар.
Бу рәхәтлекне әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел, әйтерсең лә, минем бу көнне бәхет сәгатем сукты, бу рәхәтлекне күңел үзе генә белә, йөрәк үзе генә тоя иде.
Аның күк йөзедәй ягымлы карашы, болай да нурлы йөзенә тагын да яктылык өсти. Әйтерсең лә, кинәт чыккан кояш күзләремне назлап, чагылдыра, йолдызлар яктысына күмә, миңа бетмәс бәхет өстәп елмая кебек.
Нишлисең, һәр нәрсәнең үз вакыты була. Һәр сүз, һәр гамәл вакытлы. Мин аны белсәм дә, Вафирә апа белән сөйләшәсе килүем көчлерәк иде шул. Һаман аңа сорау арты сорау яудырам, үзем кызыксынган хәлләр турында сорашам. Ә аның йөзе һаман кояшлы, елмаюлы, минем сорауларыма шат күңел белән җавап бирә тора. Андый кеше каршысыннан ничек торыплар чыгып китмәк кирәк инде?! Сорауларымның очы-кырые юк, ә Вафирә апа ник кенә караңгы чырай күрсәтсен, ул бөртекләп минем һәр сорауга канатланып-канатланып җавап бирә...
Әйе, Вафирә апа Гыйззәтуллина барлык кешеләр белән дә ачык, ягымлы, саф йөрәкле, халыкчан артистка булды. Ничек шундый кеше белән аралашасың, ихластан сөйләшеп утырасың килмәсен?!
Әле дә исемдә, 1983 нче еллар иде. Вафирә Гыйззәтуллина Чаллыга кызы Лариса (туксанынчы елларда әнисе аның исемен Камилә дип үзгәртә) белән концерт куярга килгәннәр иде. Мин шул чакта «Соната» магнитофонын алып, «КАМАЗ» мәдәният сараена ашыктым. Җыр чистарак язылсын өчен билетны алдагы рәтләргә алдым да, залга кереп утырдым. Концерт залы халык белән шыгрым тулы иде.
В. Гыйззәтуллина кояш кебек балкып, йолдыз кебек калкып сәхнәгә чыкты. Аның һәрбер җырында сандугач тавышы, һәр хәрәкәтендә кош җитезлеге. Ул оча-оча, канатлана-канатлана, бии-бии җырлады да җырлады. Хәтеремдә, бер җырны кызы белән дә башкарды әле. Бу концерт җырчы өчен эч серләрен сөйләү, бушану концерты кебек иде. Ул рәхәтләнеп халык белән аралашты, үзенең уй-кичерешләрен, узган тормышын сөйләп, җыр белән бәйләп алып барды.
Мин, гомумән, җыр сәнгатенә гашыйк кеше. Җыр никадәр матур, моңлы яңгыраса, ул шулкадәр күңелгә үтеп керә, җаннарга бәлзәм булып ята. Вафирә Гыйззәтуллинаның да җырлары нәкъ шундый йөрәккә ятышлы иде. Ул – моңлы, кояшлы ханым иде.
Бу безнең очрашуның соңгысы булмады. Бервакыт, 1985нче елның декабрь айлары иде булса кирәк, якын танышым аша В. Гыйззәтуллинаның адресын кулга төшердем дә, аңа багышлап язылган шигырьләремне алып, Казанга юл тоттым. Кояшлы, якты кышкы көн иде. Г. Камал театры янындагы «Кыстыбый» дип язылган кафелы йорт янында бераз таптанып тордым да, укчы йолдызлыгына хас булган бөтен кыюлыгымны җыеп, Гыйззәтуллина тора торган фатир ишегенең төймәсенә бастым. Ишекне Вафирә апаның кызы Лариса ачты. Аның артыннан ук Вафирә Гыйззәтулина үзе күренде.
– Сез кем буласыз? Ни йомыш? – диде ул.
– Мин – Чаллыдан, сезнең белән күптәннән күрешәсем, сөйләшәсем килеп йөри, Равил исемле егет, – дип таныштырдым үзем белән.
Ул бер кызына, бер миңа сораулы караш ташлады, баштанаяк күзәтте дә: «Әйдәгез, алай булгач, өйгә керегез. Сөйләшеп утырырбыз», – дип мине түр бүлмәгә алып кереп китте.
– Әйдә, утыр әле каршыма! Нигә дип мине күрәсең килде синең, чибәр егет?!
– Сандугачны үз оясында күрү теләге китерде мине сезгә, Вафирә апа!
– Рәхмәт, рәхмәт!
– Мине, сөекле милләтегезнең бер вәкиле итеп кабул итсәгез, мин тагы да рәхмәтле булыр идем.
Ул рәхәтләнеп, шатлыгын яшерә алмыйча елмайды да, миңа матур итеп тутырып карый-карый:
– Ай-һай, егет, сине бу сүзләрең өчен кыздырылган тавык белән сыйламыйча булмас, – дип кухняга таба ашыкты. Лариса да, җылы урыныннан сикереп торып, әнисенә булышырга, бәрәңге әрчергә тотынды.
Вафирә ханым тавыкны юып кисәкләргә бүлгәч, мине эшсез утырмасын дипме, миңа фотоальбом сузды.
– Менә, минем яшь чакларымны, сәхнәгә беренче аяк баскан вакытларымны карап утыр әле, – диде ул. Ә үзе миңа бөтен тормышын: Каракалпакстанда яшәвен, ничек Каракалпакстанның халык артисты, соңрак Казанга кайткач, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелүен бәйнә-бәйнә сөйләп утырды.
Ире белән аерылышуын, тормышны бер ялгызы тартуы турында да сөйләми булдыра алмады. Үзем яшь булганлыктан, тормыш авырлыкларының ни икәнлеген белми идем шул әле мин.
Без сөйләшүгә бирелеп утырганда, аш бүлмәсеннән пешкән тәмле тавык исе аңкып, бөтен бүлмәгә таралды, тамакны кытыклап алды.
Хуҗабикә:
– Туктале, пешкән ис чыкты түгелме? – дип кухняга юнәлде. Мин альбом битләрен актарып утырган арада, Вафирә апаның табыны әзер дә булды.
– Әйдә, Равил, түргә уз! – дип кыстый-кыстый мине өстәлнең алгы башына, түргә үк утыртты. Тавык матур булып кызарып пешкән иде. Бер кисәген чәнечке белән чәнчеп, авызга кабуым булды, тәме бөтен авыз эчен биләп, дөньяларны ук оныттырып җибәрде. Синең каршыңда тавык кына түгел бит әле, тыйнак итеп чәйнәү, йоту әдәбен саклаучы хатын-кызлар да утыра. Ә тавыкның тәмле исе белән бергә, тәме дә кушылгач, әдәбемә дә тавык мае тамгандай булды. Бик каты кыстый торгач, ике кисәген ашарга туры килде.
Сөйләшә-сөйләшә чәй эчтек. Җырчы ханым сагышлы хисләргә бирелеп:
– Зур язучылар, шагыйрьләр, җырчылар бар. Гомер үтә, беркем дә мәңгелек түгел. Исән чакта безнең турыда уйлаучылар да юк. Ә үлгәч, барыбер искә алырлар, безнең турыда язмый калмаслар әле, – диде дә, моңсуланып, уйга чумды.
– Сезне танымаган безнең татарда бик сирәк, бу үзе мең бәхет! – дим.
Вафирә Гыйззәтуллина:
– Мин үзем шигырьләр дә язам, бәлки, үлсәм, бастырырлар әле, – дип әйтеп куйды.
Вафирә Гыйззәтуллинаның диңгез кебек тирән карашларыннан аерыла торган түгел. Аның ачык киң маңгае, татар сылуларына гына хас, ике якка ачылып таралган озын толымлы чәчләре үзе бер дөнья, күзне иркәли, яшисе килү дәрте уята иде.
Мин, билгеле, бу уйларымны аның үзенә сиздермәдем. Ләкин ул мине «мин сезнең халкыгызның бер вәкиле» дип аның янына чәй эчәргә керүемә бик тә шат, бик тә риза калды. Үзем дә бүгенгесе көнгә кадәр Вафирә кадәр Вафирәнең күңелен күтәрә алганым өчен шатланып яшим, ризалык хисе кичерәмен.
Вафирә Гыйззәтуллина янына килүемнең тагын бер сәбәбе бар иде. Шул елларда аңа багышлап бер шигырь язган идем:
Синең күзләр диңгез кебек тирән,
Синең күзләр серле кыя ул.
Синең күзләр киләчәккә карый,
Синең күзләр минем хыял ул!
Газетада һич кенә дә бастырмыйлар. Үзеннән рөхсәт сора, риза булса, бастырырбыз диләр «Кама таңнары» редакциясе журналистлары. Шуңа күрә миңа Казанга юл тотарга туры килде.
Минем болай озаклап бер язучы, бер артист белән дә сөйләшеп утырганым юк иде әле. Вафирә Гыйззәтуллина гел икенче, гел үзгә күңелле кеше, ул башка бөек шәхесләрдән үзенең эчкерсезлеге белән аерыла. Өч сәгатьтән артык вакыт үтсә дә, аларның миннән, минем алардан аерыласым килмәде.
Кесәдә, бастырылган шигырьләрне гәҗиттән кисеп алып ябыштырып куя торган бер блокнотым бар иде. Чыгып китәр алдыннан шул блокнотка үзенә атап язылган шигырьне газетага бастыруга каршы килмәве хакында кул куюын сорадым. Вафирә апа тиз генә кем беләндер телефоннан сөйләшеп алды да:
– Мин каршы килмим, язучылар да хупладылар, – дип, кызыл тышлы блокнотымның бер битенә кызыл карандаш белән язып та куйды.
Көттергән шигырь газетада басылып чыкты. Соңрак ул шигырьне кисеп алып, блокнот битенә ябыштырып та куйдым (ул блокнот авылымның мәктәп музеенда саклана).
Чыгып китәр алдыннан Вафирә ханым үзенең бер киңәшен язып, фотосурәтен бүләк итте.
– Сиңа укырга, белем алырга кирәк! Сибгат Хәким исән-сау чагында тәвәккәллә. Соңгы араларда ул гел авырып тора, шулай да янына барып килсәң, начар булмас. Мин хәбәр итеп куярмын, өенә кереп сөйләш, – дип миңа изге киңәшен дә бирергә онытмады.
Ул еллардан соң күп сулар акты, концертларында күрүдән башка миңа аның белән кабат очрашып сөйләшергә язмаган, күрәсең.
Күңелләрдә матур җырлары белән уелып калган Вафирә Гыйззәтуллина турында газетада «Мамадыш борылышында машиналары белән юл һаләкәтендә вафат булды», дип язгач, үз-үземне кая куярга да белмәдем…
Автор: Равил Мостафин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк