Логотип
Хәбәрләр

Валентин Гафтны коткарып булмый

Россиянең халык артисты Валентин Гафт август аенда кичергән инсультның нәтиҗәләрен кичермәскә мөмкин. 84 яшьлек актёр өлешчә парализланып калырга мөмкин. Ләкин ул тулысынча терелер дип өметләнә һәм те...

Россиянең халык артисты Валентин Гафт август аенда кичергән инсультның нәтиҗәләрен кичермәскә мөмкин. 84 яшьлек актёр өлешчә парализланып калырга мөмкин. Ләкин ул тулысынча терелер дип өметләнә һәм тернәкләнү курсын уза. Актёрның туганнары сүзләре буенча, инсульттан соң, аның уң кулы начар эшли.  Әлеге вакытта табиблар аның хәлен авыр дип фаразлый.

«Инсульттан соң Валентин Иосифовичның уң кулы, чыннан да, бик яхшы эшләп бетми, әмма ул аның белән көн дә шөгельләнә. Аның хәле авыр кала. Мин аның чирен бик үк аңламыйм. Нинди дә булса авыр икәнен беләм. Шуңа күрә терелүе бик озакка сузылды», —  ди Михаил Левитин.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @valentin_gaft

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021