Вил Усмановны машина бәрдергән
Вил Усмановның көн дә велосипедта йөрүен күпләр белә. Кызганыч, бүгенге «сәяхәте» аяныч тәмамланган.
Татарстанның халык артисты, композитор Вил Усмановны машина бәрдергән. Бу хәл бүген булган дип хәбәр итә Шәһри Казан.
Җырчыны машина бәрдерүе турындагы мәгълүмат белән фото социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды.
Вил Усмановның көн дә велосипедта йөрүен күпләр белә. Кызганыч, бүгенге «сәяхәте» аяныч тәмамланган. Юлда баручы машинаның тәгәрмәче тишелү аркасында машина йөртүче велосипедта баручыны бәрдергән. Вил Усмановка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, дөрес, анысы бик озак килгән.
«Борчылуыгыз өчен рәхмәт. Барысы да яхшы. Мин өйдә. Бу миңа велосипедта артык күп йөрмәскә, дигән билге булды. Бер чыкканда 50 чакрым йөреп кайта идем», – диде ул безгә. Баш мие селкенүен дә хәбәр итте җырчы.
Җырчының тизрәк савыгуын теләп калабыз.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк