Яңа ел рухы бирүче «Ёлки» фильмы быел соңгы тапкыр күрсәтелә
Быел «Ёлки» фильмы тамашачыларга соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Бүген «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәгендә журналистлар ябык ишекләр артында «Ёлки Последние» фильмын беренчеләрдән булып карады. Премьераны ф...
Быел «Ёлки» фильмы тамашачыларга соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Бүген «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәгендә журналистлар ябык ишекләр артында «Ёлки Последние» фильмын беренчеләрдән булып карады. Премьераны фильмда сноубордист ролен уйнаучы Александр Головин тәкъдим итте.
Билгеле булганча, «Ёлки Последние» – һәр Яңа ел алдыннан экранга чыгучы «Ёлки»ның финал өлеше. Сигез кисәктән торган фильмга быелгысы нокта куя.
«Без әле үзебез дә «Ёлки»дан башка ничек яшәрбез – белмим. Әмма мин анда ел саен яратып төшә, соңыннан яратып карый идем», – диде Головин.
Актер сүзләренчә, әлегә аңа башка Яңа ел проектында катнашу тәкъдиме булмаган.
«Ёлки Последние» киң прокатка 27 декабрьдә чыгачак. СТС каналы аңа кадәр блокбастерның барлык өлешләрен күрсәтергә җыена.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк