"Яңа гасыр" каналында татар авылларына багышланган махсус тапшыру булачак

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел ТНВ -“Яңа гасыр” каналында татар авыллары турында махсус тапшыру чыга башлаячак. Бу хакта бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында “Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте.

Пленар утырыш барышында төбәкләрдә татарлар тарихын, татар авыллары тарихын өйрәнүчеләрнең эшен телевидение аша яктырту кирәклеге турында сүз булды.

“Авыл җирлеге һәрберебез өчен кадерле. Безнең авыл тарихы дигән тапшыру булмаса да, тапшырулар кысаларында “Авылым тарихы” сәхифәсе эшләп килде. Озак кына мондый сәхифә “Хәбәрләр” программасы кысаларында булды, бүген исә, “Татарлар” программасында авыл тарихларын яктырта торган махсус сәхифә бар. Иртәнге “Манзара” программасында да авыл тарихына багышланган махсус сәхифә чыга. “Халкым минем”, “Туган җир” программаларында авыл җиренә бәйле сюжетлар, тапшырулар чыгып килә. Махсус тапшыру дигәннән, аның концепциясе бар. Татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан соң, концепциясен әзерләп куйдык. Аның исеме “Авылым тарихы” булырмы, башка исемме – анысы зур мәгънәгә ия түгел, иң мөһиме – җисеме. Бу юнәлештә эш бара, быел бу махсус тапшыру эфирда урын алыр дип торабыз”, - дип белдерде Данил Гыйниятов. 

Аның сүзләренә караганда, авыл тарихларын язучыларның иҗат җимешләрен телеканалда даими рәвештә күрсәтеп торалар. “Безнең студиянең ишекләре ачык, тәкъдимнәрегезне кабул итәбез, көтәбез. Һәрберегезне йә аерым рубрикаларда күрсәтергә, йә репортаж итеп төшерергә әзербез”, - диде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшыруның исеме турында әйтеп, “Авылым тарихы” дигән исемнән ерак китмәскә сорады. “Нинди форматта булуы сезнең эшегез, әмма авыллар тарихына багышланган тапшырулар халыкка кызыклы булыр иде дип уйлыйбыз”. - диде. Ул, шулай ук, телевидениедә тарих темасы болай да сай булуын билгеләп үтеп, “Без тарихта эзлебез” тапшыруын да саклап калырга кирәклеген әйтте.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
738
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хаҗга юллама бүләк ителә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
180
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
571
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
589
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
566
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1061
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы