Логотип
Хәбәрләр

Яңа өйдә ‒ яңа тормыш

Уфада яшәүче батыр егет ‒ Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур шатлык. Кызының кадерле әтисе, хатыны Индираның таянычы Рөстәм шушы көннәрдә Уфадан ике бүлмәле, 77 квадрат метрлы фатир алган икән. Бик тә аерым...

Уфада яшәүче батыр егет ‒ Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур шатлык. Кызының кадерле әтисе, хатыны Индираның таянычы Рөстәм шушы көннәрдә Уфадан ике бүлмәле, 77 квадрат метрлы фатир алган икән. Бик тә аерым йорт, җир кишәрлеге белән яшәргә теләүче Нәбиевлар хыялларыннан баш тартырга җыенмый ‒ әлегә гаилә фатирны уңайлырак вариант дип исәпләгәнгә генә. «Үз көчем белән, 26 яшемдә фатир алуыма бик куанам, озакламый ремонт, дизайн, фатирны җиһазлау кебек күңелле мәшәкатьләр башланачак», ‒ дип язган Рөстәм социаль челтәрдә. Афәрин, Нәбиевлар! Сез күпләргә үрнәк пар! Сүз уңаеннан, Рөстәм кичә генә Ханты-мансийск шәһәрендәге узган следж-хоккей ярышында катнашып кайтты.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк