Логотип
Хәбәрләр

Яңа мәктәпләр психологик-педагогик таләпләрне исәпкә алып проектланачак

(Казан, 3 май, «Татар-информ). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип белдерде «Татар-ин...

(Казан, 3 май, «Татар-информ). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев.

Проектлаучылар мәктәп бинасы, уку бүлмәләренең дизайны һәм архитектурасына карата психологик-педагогик таләпләрне исәпкә алып, белем йортларының дизайн-концепциясен төзү бәясе буенча тәкъдимнәр әзерләргә кереште инде, дип искәртте Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары.

25 апрельдә «Мәктәп бинасының дизайны һәм архитектурасына карата психологик-педагогик таләпләр» дигән темага түгәрәк өстәлләр сериясенең беренчесе үткәрелде.

«Түгәрәк өстәлдә кискен мәсьәләләр билгеләнде. Заказчы, проектлаучы һәм генераль подрядчы арасында диалог булдырырга кирәк. Мондый фикер алышулар һәм мәктәпләрнең проектына үзгәрешләр кертү ихтыяҗы бүгенге белем бирү процессына карата таләпләрнең артуы белән аңлатыла. Бүген баш өстендә түбә корып кую гына җитми. Проект мәктәптә уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелергә тиеш. Әмма моның өчен техник биремгә үзгәрешләр кертү һәм бу процесста дәүләт институтларының да катнашуы таләп ителә», - дип белдерде түгәрәк өстәлдә «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директор урынбасары һәм баш архитекторы Максим Быков. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк