«Яхин-гала» фестивалендә Динә Гарипова һәм татар эстрадасы йолдызлары катнаша
27 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты була. Татар эстрадасы йолдызлары танылган татар композиторы муз...
27 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты була. Татар эстрадасы йолдызлары танылган татар композиторы музыкаль мирасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Яхин җырларын һәм романсларын танылган җырчылар – Динә Гарипова, Алинә Шәрипҗанова, Динар Шәрәфетдинов, Зәринә Вилданова, Илгиз Зәкиев һәм Илүсә Хуҗина башкарачак.
Сәхнәдә Сергей Васильев җитәкчелегендә кушма эстрада-симфоник коллективлары: Татарстан филармония джаз-оркестры һәм La Primavera Казан камера оркестры булачак.
Фестиваль 2015 елның ноябреннән уздырыла.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк