Яшь актер Рөстәм Зиннуров халык күңелендә Иблис булып калырга хыяллана
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Спектакльдә беренче һәм бердәнбер зур ролен башкарган яшь актер - Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров - Казан тамашачысы алдында беренче имтих...
(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Спектакльдә беренче һәм бердәнбер зур ролен башкарган яшь актер - Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров - Казан тамашачысы алдында беренче имтиханын тотарга әзерләнә. 9 һәм 10 апрель көнне Тинчурин театры сәхнәсендә - Минзәлә татар дәүләт драма театрының гастрольләре. Коллектив “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган ике спектакльне – азербәйҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис”не һәм Островскийның “Яшенле яңгыр”ын алып килә.
“Иблис” спектаклендә Рөстәм Зиннуров төп рольне – адәм балаларын котыртучы Иблисне башкара.
“Иблис”нең бездә куеласын белгәч, роль турында хыяллана башладым, - диде Рөстәм Зиннуров Минзәлә театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә. – Миңа тел дефектым белән кем бирсен инде бу рольне дигән идем, әмма Сергей Потапов миңа бу рольне бирде. Мин бу роль хакына барысына да әзер идем”.
Рөстәм Зиннуров әлеге спектакль алдыннан чәчен һәм кашларын кыра. Казанда да сәхнәгә чәчен һәм кашларын кырып чыгачак.
“Халык күңелендә Иблис булып калсам шат булыр идем. Мин ул рольне бик яратам. Халык мине шулай исендә калдырсын”, - ди яшь актер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк