Яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан Йорттан 81 кешене эвакуацияләгәннәр, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Аксубайда, яшен сугып, өч катлы...
Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан
Йорттан 81 кешене эвакуацияләгәннәр, аларның берсе дә зыян күрмәгән.
Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Аксубайда, яшен сугып, өч катлы торак йортның түбәсенә ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Шоссе урамындагы 82нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткәннәр.Әлеге йортта яшәүчеләр 102нче янгын-коткару часте хезмәткәрләренә өйнең чормасын яшен сугып, яна башлавы хакында сөйләгән. Шуннан ялкын телләре бинаның түбәсенә күчкән һәм аны тулысынча камап алган. Йорттан 81 кешене эвакуацияләгәннәр, аларның берсе дә зыян күрмәгән.Ут белән көрәшүчеләргә Иске Илдерәк, Иске Тимошкино, Иске Кыязлы һәм Иске Татар Адәм суы авылларыннан ирекле янгын командалары ярдәмгә ашыккан. Янгын 480 квадрат метр мәйданны биләп алган. Аны ярты сәгать эчендә сүндергәннәр.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк