Яшен вакытында агач астына качкан йөкле хатын һәлак булган, биш кеше имгәнгән
"Карасам, агач астында кешеләр ята. Агач урталай ярылган", - дип сөйли шаһитлар. Ростов өлкәсендәге Шахты шәһәрендә 25 яшьлек хатын-кыз үлеме буенча тикшерү эше ачылган. Бу турыда Ростов буенча Тикше...
Ростов өлкәсендәге Шахты шәһәрендә 25 яшьлек хатын-кыз үлеме буенча тикшерү эше ачылган. Бу турыда Ростов буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, көчле яңгыр вакытында агачны яшен суккан. Агач астында качып торган 25 яшьлек хатын һәлак булган.
Бу хатын янында булган тагын биш кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.
Җирле матбугат чаралары бу кешеләрнең комлыкта ял итүен һәм, яшен башлангач, агачлар артына качуын язды. Бер агачны яшен суккан. Бу басма хәбәрендә үлгән хатын-кыз йөкле булган диелгән. Дәвамы...
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Комментарий юк