Яшьләр эшләре министрлыгы иҗади проектларга ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, яшьләр театрлары һәм яшьләрнең сәнгати проектларына өч яктан ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләр министрыны...
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, яшьләр театрлары һәм яшьләрнең сәнгати проектларына өч яктан ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.
Министрлык яшьләр проектларына, беренчедән, инфраструктура ягыннан, икенчедән, мәгълүмати яктан, өченчедән, финанс ягыннан ярдәм күрсәтергә әзер. «Өченчесенә килгәндә, безнең грантларыбыз бар, без хәзер бөтен министрлыклар грантларына аудит ясыйбыз. Иң актуаль темаларга аерым грантлар каралган. Бу иҗади һәм милли юнәлешкә дә карый», - дип ачыклык кертте Тимур Сөләйманов.
Тимур Сөләйманов Кариев театры командасына зур өметләр баглый. «Без алардан яңа спектакльләр көтеп калабыз», - диде ул.
Министрның беренче урынбасары «Татар-информ» хәбәрчесенең соравына җавап итеп, әлеге театр белән хезмәттәшлек турында да сүз баруын әйтеп узды. «Министрлык ара эш булачак. Мәдәният министрлыгы белән бергә эшләп уртак проектларны булдырачакбыз».
Яшьләрне театрларга яшьләрне китерү һәм матбугатка тарту өчен кызыклы контент булдырырга, ә аларны кызыклы итү өчен кадрлар булырга тиеш дип саный Татарстан Яшьләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. Ул яшьләр өчен эшләүче кадрларның да яшьләр булырга тиешлеген әйтә. «Аларның карашлары, булдырган проектлары яшьләр өчен кызыклы икән, яшьләр киләчәк. Бу очракта алар белән яшьләр эшләргә тиеш дип саныйм. Чөнки яшьләр актуаль трендларны яхшырак тоялар. Шуңа да аларны бу оешмаларга җәлеп итәргә кирәк», - ди ул.
Фото: Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк