«Яшьләр проекты» номинациясен 34 яшьлек җырчы яулады.
«Яшьләр проекты» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәпләндерде. Номерының башлану ми...
«Яшьләр проекты» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе, 34 яшьлек Ландыш Нигъмәтҗанова җиңде. Җырчының бу номинациядә җиңү яулавы тамашачыны гаҗәпләндерде. Номерының башлану мизгеле дә үзенчәлекле бит. Биючеләре Ландышны сәхнәгә күтәреп алып чыкты. Залда чыш-пыш булса да, җырчының зәвыкьлы киеме, матур җырлавы барысын да юкка чыгарды. Бу номинациядә, күрәсең, халык яшьрәк җырчыны күрергә теләгәндер.
Ландыш Нигъмәтҗанова «Юк инде» җыры белән чыгыш ясап, яшьләрнең борыннарына чиертте. Хәер, җырчыга бер дә үз яшен биреп булмый. Җырдагыча, юк инде, ул әле яшьләр белән бергә атлый диясе генә кала.
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк