Язгы чорда салкын тиюдән ничек сакланырга – белгечләр киңәше
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте язгы чорда үсеш ала торган кискен респиратор вируслы инфекциядән кисәтә. Бу чорда б...
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте язгы чорда үсеш ала торган кискен респиратор вируслы инфекциядән кисәтә. Бу чорда бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр тиз чирләп китәргә мөмкин.
Белгечләр, саф һавада күбрәк булырга, кулларны ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтеп торырга, борынны тозлы су белән чайкатырга киңәш итә.
Дөрес туклану да авырмаска ярдәм итә: йомырка, балык, солы боткасы – цинкка бай булганга организмга көч бирә. Кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр организмнан токсиннарны чыгара. Кабак, кишер, әфлисун һәм кызгылт сары төстәге башка яшелчә һәм җимешләр дә А, Е, С витаминнарына бай булып, вирусларга каршы торырга булыша.
Кипкән җимешләр, җиләк, алма иммун системасына, йөрәк һәм бөерләргә файдалы. Белгечләр, язгы чорда сок, морс һәм минераль сулар ешрак эчәргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк