Җырчы Алсуның кызы «Голос. Дети» тапшыруында катнашкан
Илнең төп вокаль тамашасы узган еллардагы кебек үк кызыклы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Халык түземсезлек белән «көрәш» башлануын көтә . «Голос» проектының вокаль тренерлары составына быел беренч...
Илнең төп вокаль тамашасы узган еллардагы кебек үк кызыклы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Халык түземсезлек белән «көрәш» башлануын көтә .
«Голос» проектының вокаль тренерлары составына быел беренче тапкыр ике хатын-кыз керде: Пелагея һәм Светлана Лобода. Пелагея өчен бу сезон дүртенче булса, Светлана беренче тапкыр. Телепроектны алып баручы ролендә тамашачылар кабаттан Дмитрий Нагиев күрәчәк.
Кастинг башлану белән, редакциягә 8 меңгә якын анкета килгән. Проектка Россиянең төрле почмакларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 120 кеше сайлап алынган.
Проектта быел җырчы Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла да катнашкан. Ул кастингка 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге вокалчылар арасында узган. Кыз тамашачыларны Америка мюзиклы өчен махсус язылган җыр белән сөендергән.
Автор: Александра Иванова
Фото: Максим Ли
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк