Җырла дим мин сиңа!
Филүсне мәйтәм, Каһировны хатыны Эльмира әбижәйт итә икән! Суга! Тыңламаса икән ‒ җырламаса! Күрдегезме соң инстада әлеге кәмит роликны? «Әйдә, Филүс, распевка ясыйбыз!» ‒ ди Эльмира. Филүс киреләнә:...
Филүсне мәйтәм, Каһировны хатыны Эльмира әбижәйт итә икән! Суга! Тыңламаса икән ‒ җырламаса! Күрдегезме соң инстада әлеге кәмит роликны? «Әйдә, Филүс, распевка ясыйбыз!» ‒ ди Эльмира. Филүс киреләнә: «Җырлыйсым килми минем!» «Җырла димен, мин сиңа!» ‒ ди Эльмира тавышын күтәрә башлап. Синең биш көннән Мәскәүдә концертың». Алга таба сюжет комедия жанрына күчә ‒ аһ сине, диюче Эльмира папка тотып киреләнгән Каһировка эләктерә-эләктерә куа китә. Чып-чын кәмит! Әллә килештереп уйныйлар, әллә чын тормыш мәйтәм ‒ белмәссең...
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк