Зөфәр Билалов югалган
Әйе, югалган, дөресрәге, тамашачылары Зөфәрне юксынган. Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның бергә җырлаулары халык күңелендә уелып калган. Күпләр аларның җырларын...
Әйе, югалган, дөресрәге, тамашачылары Зөфәрне юксынган. Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның бергә җырлаулары халык күңелендә уелып калган. Күпләр аларның җырларын тыңлап яшьлекләрен үткәргән бит. Хәзер дә Зәйнәбнең үзе генә җырлавы халыкка ошап бетми, күрәсең. Җырчының шәхси аккаунтындагы постларга әледән-әле Зөфәр хакында сорап язалар.
«Сез бергә җырлаганда тагын да матуррак. Берүзегез җырлаганда сыңар канат кебек. Күбрәк дуэтлар көтәбез»
«Зөфәр сине сагындык. Син кая югалдың? Нишләп җырламыйсың»
«Бер фото куеп кына бит әле Зөфәр табылды дигән сүз түгел. Хәзер күпме концертлар куялар кая гына бармыйлар артистлар ЗӨФЭР ЮК БИТ БЕЛДЕРҮЛӘРДӘ. Җырламый бит. Халыкның югалтуы менә шул»
«Зөфәр ул безнен яшьлек, шуңа югалттык, аның җырларын тыңлап яшьлекне үткәрдек. Безнең чор кешесе, калганнар бит - яшьләр әле. Югалма, Зөфәр!»
«Җырлы тормышны бергә башлагансыз... Ахыргача бергә җырлагыз... Азнакай районы Әсәй авылы»
«Зөфәрсез Сезне халык кабул итми Зәйнәб, шуны аңлагыз инде зинһар»
Халык дөресен әйтә. Аның бәясе — иң югарысы. Халык бәясенә лаеклы кеше — бәхетле. Шушы яктан Зөфәр Зиятдин улына «язмышымнан уңдым», дип әйтергә тулы нигез бар. Менә бит ул күңел дигәнең... Югыйсә, дөнья тулган җырчылар белән, ә халык Зөфәрне юксына.
Г.Ярмиева
@zaynabfarhetdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк