«Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшүне татар артистлары тәҗрибә туплау дип саныйлар
Татар театрларының күренекле артистлары «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшүне үзләре өчен зур тәҗрибә дип саныйлар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның х...
Татар театрларының күренекле артистлары «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшүне үзләре өчен зур тәҗрибә дип саныйлар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, актер Фернат Насыйбуллиннар бу көннәрдә Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә торган сериалда катнашалар.
Татар актерлары икенче пландагы рольләрне уйныйлар. Алар Себергә сөрелгән төрле милләт кешеләрен уйныйлар, фильм буенча исемнәре юк.
Фирая Әкбәрованың роле башта «Бабка-марийка» дип билгеләнгән булса да, актриса хәзер үзенең татар карчыгын уйнавын билгеләп узды. Аның оныгын яшь артист, Мәскәү яшь тамашачы театры актеры Илдар Кәлимуллин уйный. Ренат Шәмсетдинов үзе өчен бу проектны өйрәнү мәктәбе дип саный.
Сериал төшерү өчен Лаеш районында махсус Сәмруг авылы төзелде. Ангара буендагы авыл Кама буенда төшерелә. Бүген сөрелгәннәрнең землянка казу күренешләре төшерелде. Зөләйха ролендә – Чулпан Хаматова. Төп рольләрдә - актерлар Евгений Морозов, Александр Бәширов, Елена Шевченко һәм башкалар.
Рузилә Мөхәммәтова
Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк