Зәмирәнең әнисе шаккаткан
«Безнең әни инстаграмда минем адреска язылган җыен негатив язмаларны укый да, шакката. Аннары үз алдына сөйләнеп йөри: «Әй, бу кешене әшәкелегенә шаклар катам. Ничек кеше баласына шулай теләсә нәрсә я...
«Безнең әни инстаграмда минем адреска язылган җыен негатив язмаларны укый да, шакката. Аннары үз алдына сөйләнеп йөри: «Әй, бу кешене әшәкелегенә шаклар катам. Ничек кеше баласына шулай теләсә нәрсә язып була микән ул. Ул хатыннарның балалары юк микән соң әллә. Бәндәдән курыкмасалар, Алладан куркмыйлар, әй Аллам... Алар белмиләр инде синең тәүлегенә 3-4 сәгать йоклап, көн-төн эшләгәнеңне, нинди хакка бу уңышларына ирешкәнеңне...» Баласына хаксызга язылган әшәке сүзләр өчен, әни кешенең шулай күңеле әрни күрәсең. Аннары, мин каты итеп жавап бирсәм, «Ил авызына иләк каплап булмый, кеше алдындагы кешене сөйлиләр инде, әрәм итмә вакытыңны нәрсәдер исбатлап», ди... ә үзе һаман хайран калып йори...
Табигать кочагында, шәһәрдән ераааак урнашкан, таулар урманнар кочагында утырган авылда гомер иткән, чиста куңелле кешеләр арасында яшәгән, гап гади авыл хатыны андый кешеләр дә барлыгына гаҗәпкә калып йөри...үз алдына «Аллам, балаларны явыз кешеләрдән сакла», дип авыз эченнән сөйләнә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк