Логотип
Хәбәрләр

«Звезда» каналында разведчиклар Шамил Хәмзин һәм Ирина Алимова турында фильм күрсәтәләр

«Звезда» телеканалында легаль булмаган разведчиклар Шамил Хәмзин һәм Ирина (Бибииран) Алимова турында «Бир и Халеф. Меч самурая» фильмы премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федер...

«Звезда» телеканалында легаль булмаган разведчиклар Шамил Хәмзин һәм Ирина (Бибииран) Алимова турында «Бир и Халеф. Меч самурая» фильмы премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Легенда буенча легаль булмаган разведчиклардан ир белән хатын ролен уйнау таләп ителгән. Әмма аларның никахы чыннан да ныклы һәм бәхетле булган. Алар 37 ел бергә гомер кичергән, диелгән әлеге хәбәрдә.

14 ел дәвамында диярлек гаилә Ерак Көнчыгыш контроле ныклы күзәтүендә яши. Нәкъ менә алар Мәскәүгә АКШның Японияне янәдән коралландыра башлавын хәбәр итә. Яңа хәрби базаларның фотографияләрен таба. Исән калу өчен алар үзләрен үткәнне онытырга мәҗбүр иткән һәм үрнәк гаилә булган.

«Бир и Халеф. Меч самурая» фильмы премьерасы 26 декабрьдә 18 сәгать 45 минутта «Звезда» телеканалында була.

Легаль булмаган разведчикларга багышланган фильмны «Вианж Продакшн» кинокомпаниясе төшергән һәм ул «Дәүләт куркынычсызлыгы легендалары» («Легенды Госбезопасности») документаль фильмнар циклына кергән.

Фильмның авторы - Георгий Новичков, режиссёры - Алексей Китайцев, продюсеры – Илнур Рәфыйков. «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге һәм шәхсән Равил Әхмәтшин ярдәмендә төшерелгән.

Пресс-служба Полпредства РТ в РФ

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк