Диләрә Ибәтуллина: "Режиссерның спектакльне пластик алымнар белән кую нияте кызыксынуымны көчәйтте"
Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Диләрә Ибатуллина: Үземнең Карлыгач роленә сайлануымны ишетүгә, өстемә зур җаваплылык йөкләнгәнен аңладым. «Кибет» – көн кадагындагы проблеманы күтәргән псих...
Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Диләрә Ибатуллина:
Үземнең Карлыгач роленә сайлануымны ишетүгә, өстемә зур җаваплылык йөкләнгәнен аңладым. «Кибет» – көн кадагындагы проблеманы күтәргән психологик драма. Драматург коллыкның, шәхес ирегенең, ихтыяр ирегенең асылы турында нибары ике персонаж, аларның үзара мөнәсәбәтләре аша сөйли. Режиссерның спектакльне пластик алымнар белән кую нияте кызыксынуымны көчәйтте генә. Эдуард Шахов белән бик җентекле анализ ясадык. Рольгә тулысынча керү өчен байтак кына мәгълүмат та тупларга кирәк булды. Беренче җитди ролем булганга гына түгел, ә әсәрнең катлаулы, спектакльнең җитди, ролем рухи һәм физик яктан зур көч таләп иткәнгә җиңел булмады. Әмма мондый мөмкинлеккә мин кәнагәтъ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк