Логотип
Якыннан килеп кара

Динара Акматова: Каракүз ролен башкару җиңел булмады

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Динара Акматова: К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Каракүз» спектаклендәге Каракүз роленә килү җиңел булды дип әйтә алмыйм. Беренчедән...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Динара Акматова:

К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Каракүз» спектаклендәге Каракүз роленә килү җиңел булды дип әйтә алмыйм. Беренчедән, әсәр бик катлаулы. Икенчедән, татар театрында беренче тапкыр сәхнәләштерелә. Бу роль бик күп көч сорый. Ул минем өчен серле бер табышмак булды, дип әйтә алам. Режиссер Рамил Фазлыев белән Каракүз ролен җиренә җиткереп эшләргә тырыштык.

Спектакльнең темасы мәңгелек. 80 ел элек язылса да, сәхнәдә барган тамаша бүгенге көнне хәтерләтә. Ярлы халык, түрәләр, мәхәббәт, ирек.
Ә үзәктә хәерче кыз
– Каракүз, күп еллар яшәп килгән дәүләт кануннарын үзгәртә алырлык көчле рухлы гади халык вәкиле. К.Тинчуринның драматургиясе бер генә теманы өстен итеп куймый, ул шуның белән көчле дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк