“Гөргөри кияүләре”
Комедиянең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Абылхәер Сафиуллин. Уфа “Нур” Татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Биктимерова: Казанда укыган вакыттан ук, Камал театры арти...
Уфа “Нур” Татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Биктимерова:
Казанда укыган вакыттан ук, Камал театры артистлары уйнаган «Гөргөри кияүләре” спектаклен яратып карый идем. Туфан абый Миңнуллинның бу пьесасын безнең “Нур” театры сәхнәсендә дә куерга булдылар. Режиссер Абылхәер Сафиуллин мине Уринә роленә алды. Мин бик шатланып һәм дулкынланып риза булдым. Әлеге көндә Уринә – иң яратып уйнаган рольләремнең берсе.
Герой белән артист арасында охшашлык булмаса, роль өстендә эшләве кызыграк, әмма берникадәр катлаулы. Чөнки бу артисттан күбрәк көч салуны тәлап итә. Әгәр дә теләгәнеңә ирешә алсаң, роль тулырак, тирәнрәк, баерак килеп чыга. Тамашачы өчен дә кызыклырак ул.
Бу пьесаны язганчы Туфан абый күпмедер вакыт керәшен татарлары авылында яшәп, аларның йолаларын өйрәнә. Әсәрдә авторның үз халкына олы хөрмәте чагыла. Ә без исә үз күзаллауларыбыздан чыгып, халкыбыз элек-электән калган гореф-гадәтләрен онытмасын, үзенең тамырларын сакласын иде дигән фикерне җиткерү максаты белән эшләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк