“Хафалы биюләр”
Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты Алмаз Гәрәев 1. “Хафалы биюләр” спектаклендәге Раян роленә килү тарихы. Бу спектакль бик үзенчәлекле, анда барлыгы 4 актер катнаша. Яш...
Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры артисты Алмаз Гәрәев
1. “Хафалы биюләр” спектаклендәге Раян роленә килү тарихы.
Бу спектакль бик үзенчәлекле, анда барлыгы 4 актер катнаша. Яшь режиссер Рамил Гәрәев белән эшләдек. Спектакльдә “акрынайтылган кадр”, ягъни кино алымы да, егет белән кыз арасындагы романтик мөнәсәбәтләрне тасвирлаганда цирк трюклары да файдаланылды. Соңгысын безгә Казан циркыннан килеп махсус өйрәттеләр. Яңа һөнәрләргә өйрәнү, гомумән, яңача эшләү барыбызга да бик кызык булды. Әлбәттә, авыр яклары да бар. Ләкин эшеңне яратып эшләсәң, алары күренми дә.
2. Ни өчен спектакльгә шундый исем бирелде икән? Ничек уйлыйсыз, режиссер бу спектакль ашахалыкка нәрсә җиткерергә тели?
Әсәрнең исеме җисеменә туры килә дип уйлыйм. Сәхндә бөтен вакыйгалар да тиз-тиз, җәхәт кенә бара. Бу хәзерге заман кешесенең эчке кичерешләрен чагылдыра кебек. Әсәр шактый үзенчәлекле, ул мәхәббәт, үлем һәм иреккә ирешү турында. Комедия булса да, елыйсы килгән урыннары да күп. Сәхнәдә бию, очу күренешләренең үз мәгънәсе бар. Ул кешеләрнең хыялын, язмышны чагылдыра.
3. Тамашачыга әйтер сүзең.
Тамашачыларга теләгем шул, премьерага килегез. “Хафалы биюләр”не карап, уйланып, үзегез өчен нәтиҗә чыгарыгыз.Сәнгати яктан да, бизәлеше ягыннан да оста эшләнгән спектакль. Көлдереп кенә калмыйча, уйланырга да мәҗбүр итә. “Хафалы биюләр” озын гомерле булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк