“Кичер мине, әнкәй”
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Халидә Сөнгатуллина: "Кичер мине, әнкәй"не куярга дип алдагы елларда ук сүз булган иде, бәхеткә минем юбилейга атап сәхнәләштерелде. Шушы спектакльдә уйнарга тиеш булганмын күрәсең. «Кичер мине, ә...
Халидә Сөнгатуллина:
"Кичер мине, әнкәй"не куярга дип алдагы елларда ук сүз булган иде, бәхеткә минем юбилейга атап сәхнәләштерелде. Шушы спектакльдә уйнарга тиеш булганмын күрәсең. «Кичер мине, әнкәй» яхшы әсәр, күпме еллар үтсә дә ул хәзер дә актуаль. Аны мәктәп балаларына күрсәтсәң, отышлы булыр иде. Чөнки Миргаян кебек малайлар бүген дә бар. Алар сәхнәдән үзләрен күрерләр иде. Миргаянның ихтыяр көче, тырышлыгы – күпләргә үрнәк.
Миңзифа белән минем охшаш якларым да бар. Шуңа героемны уйнау авыр булмады. Мин үзем дә ана, бала үстерәм. Икенчедән, ишле гаиләдә эшләп үстем. Дөньяның ачысын да төчесен дә татырга туры килде. Миңзифа ул һаман җырлый, сагына. Ул бик бала җанлы, түзем, сабыр, тырыш ана. Миргаянны үстереп кеше итәр өчен бөтен көчен куя. Ролемне чынбарлыкта булгандай кабул итеп башкардым. Улым Миргаян белән бер авылга күченеп киткән кебек яшәдем. Улымны Илфат исемле актер уйный. Аны үз балам кебек яраттым. Уңышлар аңа.
Миргаян үз әнисе Дилфүзәне, ташлап китеп, аңа никадәр авырлыклар, кынлыклар тудырганы өчен гафу үтенергә мәҗбүр итә. Миңа калса, һәр кеше үз эшләре, кылган гамәлләре алдында иртәме-соңмы җавап бирергә, хисап тотарга тиеш. Миргаян тапканын түгел, бакканын үз әнисе итеп сайлый. Бу гадәти генә спектакль түгел, бала кырыс дөньяда мәрхәмәтле, кешелекле булып кала. Тормыш сынауларына бирешми, катлаулы хәлләрдә югалып калмый үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк