Логотип
Якыннан килеп кара

“Әрем исе”

Спектакльнең режиссеры –  Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Надим улы Ибраһимов. Туймазы Татар дәүләт драма театры  актеры, Башкортстанның атказанган артисты Фәнди...

Спектакльнең режиссеры –  Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Надим улы Ибраһимов.

Туймазы Татар дәүләт драма театры  актеры, Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәммәтдинов.

 

Образ тудыру  иң элек драматургның язганын тормыш бизмәненә салып караудан башлана. Сәфәр 35 ел элек бәхет эзләп туган җиреннән киткән ир-егет. Гомере буе читтә йөреп бернәрсәгә дә ирешмәгән. Бүген аның йорт курасы да, якын кешесе дә, байлыгы да юк, хәтта туган авылы да чит. Әмма иң кызганычы, ул  заманында якыннарын хәсрәткә салып күз яшьләре түктергәнен дә яхшылап аңлый да, шуны  уйлап үкенә дә белми. Кызганыч, тормышта шундый язмышлы кешеләр дә була. Бу образны да андый адәмнәрнең яшәешен күп мәртәбәләр йөрәгем аша үткәреп иҗат иттем. 

Кешенең күңел дөньясы бик тирән, катлаулы. Хәтта кайчак үзебез дә,  көтелмәгән  хәлләр  килеп туганда ни эшләячәгебезне тулысынча алдан белеп бетермибез. Бик юаш холыклы кешенең дә көтелмәгән явызлык эшләве, усал табигатьле кешенең дә сабыр итеп калуы мөмкин, бик кыю кешенең дә югалып калган чаклары бар.  Барыбызга мәгълүм булганча, рольне режиссер бүлә. Ул рольне холык охшашлыгына гына карап түгел, ә актерның тормыш, сәхнә тәҗрибәсенә таянып, профессиональ мөмкинлекләренән чыгып һәм әлбәттә, тышкы кыяфәтенә игътибар итеп бирә. Шәхсән үземә холкымда өстенлек итмәгән сыйфарларга ия ир-егет образлары өстендә эшләү күпкә кызыклырак. 

Кешегә гомер бер генә бирелә. Аны әрәмгә уздырырга  ярамый, файдалы эшләр башкарып, якыннарыңның, туган җиреңнең кадерен белеп яшәргә кирәк.  Җирдә матур эзләрең калсын. Бәхет кайдадыр еракта өелеп ятмый, аны ерактан эзләмәскә, үз җиреңдә, үз кулларың белән төзергә кирәк. Бүген күпләр тормышын матди яктан җайлар өчен чит илләргә китә. Бәлкем шул яктан  та әлеге спектакльнең бүген уйналуы урынлыдыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк