“Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!”
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Зөбәрҗәт Халикова «Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!» спектаклендәге Елена Андреевна роленә килү тарихы. Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимовның Елена Андреевна роленә чакыруы минем өч...
Зөбәрҗәт Халикова
«Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!» спектаклендәге Елена Андреевна роленә килү тарихы.
Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимовның Елена Андреевна роленә чакыруы минем өчен бераз гына көтелмәгәнрәк булса да, мин бик теләп ризалаштым. Чөнки русныкында гына түгел, ә дөнья классикасында да мөһим урын алып торган А.П.Чеховның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнау һәп актер өчен дә зур бәхет һәм олы мәктәп дип саныйм. Моңа кадәр Әлмәт театрында Фаил Ибраһимов куйган спектакльләрдә катнашып, Чаллы театры труппасы белән аралашып торсам да, иҗади дуслыгыбыз “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә...” (“Дядя Ваня”) спектаклен сәхнәләштергәндә тагын да ныгыды дияр идем. Труппа мине бик тиз үз итте, үземә дә яңа актерлар белән эшләү бик ошады.
Образны тулысынча ачу өчен актер һәм персонаж арасында холык охшашлыгы булу зарур дип әйтә алмыйм. Чөнки актер иҗат иткән образлар арасында капма – каршы холыклылары да очрый. Ләкин образ тудырганда актер өчен шунысы бик мөһим – ул үзе башкарачак персонажның барлык булган кимчелекләрен һәм тискәре якларын да чын күңелдән яратырга тиеш. Шул очракта гына уңышлы образ иҗат итәргә мөмкиндер, мөгаен. Мәсәлән, эш барышында минем холкым белән аз гына да уртаклыгы булмаган Елена Андреевнаның аңа гына хас сыйфатларын эзләү, табу минем өчен бик кызыклы булды.
Ничекуйлыйсыз, режиссер бу спектакль ашахалыкканәрсә әйтергә тели?
Чеховны бөтен дөнья уйный, аның әсәрләренә мөрәҗәгать итеп театрлар үзләренең көчләрен сынап карый. Актерлар һәм режиссер өчен бу – зур мәктәп, театр өчен – саллы репертуар. Режиссер бу спектакль аша киләчәк буынга да мөрәҗәгать итә кебек. Спектакльдә йөз елдан соң кешеләр ничек яшәрләр, дигән сорау куела. Һәм менә бер гасыр, хәтта 120 ел узгач, без адәм балаларының әллә ни үзгәрмәгәнен аңлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
16 августа 2025 - 14:44
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
14 августа 2025 - 15:00
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк