Зөлфәт Закиров: "Бу дөньяда яратып һәм яратылып яшәргә кирәк!"

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров:
Мин төп геройларның берсе – Заһир ролен башкарам. Спектакльдә дүрт дусның бергәләшеп акча эшләргә чыгып китүе, алар белән бәйле вакыйгалар сурәтләнә.Артист белән персонаж арасында охшашлык булырга тиеш дип саныйм. Мәсәлән, Заһир да, минем кебек үк, музыка уен коралларында уйнарга ярата. Тормышта исә ул ияреп йөрергә күнеккән, ә мин үзем ияртеп йөрергә яратам. Әлеге спектакльдә режиссер әйтергә теләгән фикер шуннан гыйбарәт: мәхәббәт хакына кешеләр ниләр генә эшләми дә, нинди батырлыкларга гына бармый! Бу дөньяда яратып һәм яратылып яшәргә кирәк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 16:40
-
16 март 2023 - 13:36
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте