«Миңа пиар кирәкми!»
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концерты тагы өзелергә тора. Бу юлы артистның Уфада концерты кичектерелә.
Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы концерты тагы өзелергә тора. Бу юлы артистның Уфада концерты кичектерелә.
Артистка күрше республикадан рәсми хат килеп җитә. Биредә Тямаевның Уфада узачак концерты булмаячагы турында язылган. Җырчы хатка җавап итеп инсатаграмында пост урнаштырган.
«Уфа, гафу үтенәм. 25 апрель концерт булмый, бүген шундый хәбәр килде. Алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кермәскә диеп әйтелде!
Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелгән. 25 нче апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар. Ай ярым билетлар сатылды. Ярты зал тулган, бүген сатуны туктаттылар. Аларның үзләренең чарасы булган икән!
Ярар, дуслар, кәефне төшермибез! Рөхсәт биргәч килербез, бер елданмы, ике елданмы. Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк, молодцы! Ә Башкортстанда яшәүче тамашачыма зур рәхмәт! Баш иям сезнең алдыгызга! Хөрмәт итәм, яратам! Сезне сагынып мин – юләр Тямаегыз! Миңа пиар кирәкми – минем халыкка концерт куясым гына килә!» – дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк