Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №2 (февраль)

16 февраля 2022 «Сәхнә», 2022, №2 (февраль)

2 бит

ҮЗЕМ ӨЧЕН ЯШИМ

Зилә Мөбәрәкшина

Гөлназ Гарифҗанова ‒ автор-башкаручы, журналист. «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе һәм «Болгар радиосы Милли музыкаль премиясе» лауреаты, Мисырда узган «Little Miss Universe-2008» матурлык һәм талант бәйгесенең алтын таҗ иясе, «Идел кызы» матурлык бәйгесе җиңүчесе. Гөлназ татар, рус, башкорт, кытай, инглиз телләрендә җырлый. Яшь җырчы белән эстрада, дуслык һәм иҗат турында әңгәмә кордык.

 

6 бит

КҮП МИЛЛӘТЛЕ КУКМАРАМ!

Зөлфия Гыйлметдинова

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ҖЫЛЫЛЫК ТУРЫНДА

«Оренбург шәлләре» оешмасы төбәктә күптән урнашкан мамык шәлләр бәйләү традицияләре буенча эшләп килә. 2001 елда оешкан предприятие 20 ел дәвамында кабатланмас мамык кул эшләнмәләре, җеп һәм трикотаж җитештерә.

 

16 бит

КАДЕРЛЕ КАДР. ЗЕМФИРА ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА ИСТӘЛЕГЕНӘ

Эстрадада эшләгәндә композитор һәм виртуоз музыкант Марс Макаров хакында минем шактый күп кызыклы да, көлкеле дә тарихлар ишеткәнем бар иде. Ул тарихлардан аңлашылганча, башкаларга хас булмаган гадәт-кыланмышлар иясе булган Макаров. Башка артистлар ашауга тотып бетергән «суточный» акчасына Польшадан тәгәрмәчле чемоданны тутырып китаплар алып кайту тарихы үзе генә ни тора.

 

18 бит

КАЙДА МИНЕМ ИЛЕМ?

Әлфәт Закирҗанов

Әлмәт театры тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Кайда минем илем?» спектаклен казанлыларга узган елның көзендә Камал театры бинасында күрсәтте. Аның режиссёры ‒ Ильяс Гәрәев, музыкаль бизәлешне эшләүчеләр ‒ Юрий Чаплин һәм Марат Яхъяев, пластика буенча режиссёр ‒ Ярослав Францев. Спектакль, Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә эләгеп, легионда хезмәт иткән Гарәф Фәхретдинов истәлекләренә нигезләнә.

 

21 бит

ТОМАН

Анна Степанова

Ниһаять, минем хыялым тормышка ашты! Минемчә, зур сәхнә миллилеккә зур игътибар бирсә, кече сәхнә заманчалыкка йөз тотарга тиеш. Камал театрында мин моны күрдем. Театр бинасы чигендәге чынбарлык театрның үзенә дә килде. Бу, һичшиксез, Камал театрының киләчәген билгеләүче вакыйга. Әйе, бу театр халыкның милли хәзинәсе булып тора, шулай да, мин биредә бүгенге көндә актуаль, халык телендә булган темалар яктыртылуын теләдем. Тамашачыларның фикерен белмим, шулай да аларның кызыксынуын сиздем. Мин әле Г. Камал театрына яулыклы ханымнар йөргән вакытларны хәтерлим, аларга спектакльгә килеп, кулъяулыкка елап кайтып китәргә кирәк иде. Бу спектакльдән күз яшен сөртеп кенә чыгып китеп булмый шул, ул уйландыра, сораулар куя, ә җавапларын бирми...

 

24 бит

ЯҢАРТЫЛГАН ИСКЕ ӘКИЯТ

Елена Шевченко

Декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар яшьләр театрында «Камыр Батыр» әкиятенең премьерасы гөрләп узды. Әлеге спектакль, кайсы гына яктан карасаң да, шактый үзенчәлекле килеп чыккан. Аны иҗат итү тарихын да, спектакльне тәкъдим итүгә бәйле ситуацияне дә һәм, ниһаять, тәнкыйтьчеләрнең һәм танылган медиа шәхесләрнең реакциясен дә гади дип атап булмый. Аның «камыры», соңгы вакытларда еш күзәтелгәнчә, лаборатор эскиз нигезендә генә барлыкка килеп калмыйча, берьюлы ике лабораториянең катнашында «басыла»: 2020 елның җәендә узган «Tamga» исемле II режиссёрлык лабораториясе һәм 2021 елның августында драматург, режиссёр, сценарист һәм педагог Алексей Житковский җитәкчелегендә узган балалар (!) драматургиясенә бәйле «Бер әкиятнең лабораториясе».

 

28 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

 

26 бит

ГОМЕРЕМ ‒ СӘХНӘГӘ

Илүсә Зәйнетдинова

Сәхнә. Нинди серле дөнья син? Каян синдә шулкадәр тарту көче? Ничек шулай мәңгегә гашыйк итә алдың син мине? Әллә сихерләдең инде?.. Әллә берәр тылсымың бармы? Бардыр... Һичшиксез, бар! Юкса 55 ел гомеремне сиңа бирер идемме? Бер кат аерылып киткәч, кабат кайтыр идемме икән? Сәхнә, сәхнә! Бүген дә син мине кочак җәеп каршы аласың! Һәм мин синең түреңә чыгып, онытылып уйныйм. Юк, уйнамыйм, яшим! Мин һаман да синдә яшим!

 

32 бит

«БАШМАГЫМ»А ‒ 80 ЯШЬ!

Әлфия Җәббарова

Бу елның мартында Хәбибулла Ибраһимов пьесасы буенча Таҗи Гыйззәт либреттосына Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән легендар «Башмагым» музыкаль комедиясенең сәхнәгә менүенә 80 ел тула. Ул тиз арада Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә куелган иң уңышлы спектакльләрнең берсенә әйләнә.

 

34 бит

КАРАОКЕ

Фәридә-Алсу репертуарындагы «Әтиемә» җыры.

 

35 бит

КЫЗ БАЛА ТАБАР ИДЕМ

Алинә Айдарова

Минемчә, хатын-кыз җырчылар арасында карьера белән гаилә арасында гаиләне сайлаучылар бик күп түгелдер. Гүзәл Идрисова да үзенең җырчы булу хыялын бераз читкәрәк этеп, үзен бары тик гаиләсенә багышлаган җырчы. Әмма теге читкә этелгән хыял бер кире якынаер кебек. Балалар үскәч, ә балалар тиз үсә алар.

 

38 бит

ӘЗЕРНЕ ГЕНӘ СУГАМ, ЯКИ «ИЛҺАМ КАЧТЫ»

Милена Матурова

Безне гомер буена җыр сәнгате җитәкләп бара. Сугышка киткән солдатларны «Гимн защиты Отечества» озатса, гаилә корганда «Мендельсон» маршы яңгырый, ә Ф. Шопенның «Матәм марш»ы белән соңгы юлга китәләр. Һәр замананың үз җыры, ләкин төрле заман вәкилләре үз җырларын күпкә әйбәтрәк дип уйлый. Олы абый-апайларның: «Ә безнең заман җырлары күпкә моңлырак, «шырдыйбырдый» җырларга тилечә сикереп йөрмиләр иде», ‒ дигәннәрен ишеткәнегез бардыр инде.

 

40 бит

УЙНАЛМЫЙЧА КАЛГАН РОЛЬЛӘР ҖАН СОРЫЙ

Нәсим Акмал

Рухи дөньябызны нурландырып киткән шәхес, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың якты рухын искә алыйк. Моның өчен 2008 елда аның 70 яшьлек юбилеена әзерләнгән бер радио тапшыруның кайбер урыннарын кәгазьгә төшерербез. Әңгәмә Татарстан язучылар берлеге идарәсе урнашкан бинада язып алынды. Күз ачкысыз буранлы көн иде. «Нәҗибә бураннары» инде бу, ‒ дип шаярткан иде шунда Нәҗибә апа. ‒ Карбураннарны көтеп алам, көчле яңгырлар, давыллар яратам, нишләтим инде менә, шундый холык. Шул холык сәхнәгә дә килеп чыга кайчак». Әңгәмәгә менә шундый күңелле бер дулкында керешеп киткән идек.

 

42 бит

«СӘЙЯР». ХАТАЛАР БЕЛӘН ЭШ

«Сәйяр» республика театр фестивале күп еллардан бирле ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Сәхнә» журналы ярдәме белән оештырылып килә. Театр балаларны сәхнә культурасына, сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә, сәхнәдә үзеңне дөрес, иркен тоту кагыйдәләренә өйрәтә. Әйтергә кирәк, фестивальнең профессиональ дәрәҗәсе һәм катнашучылар саны елданел арта бара. Шул рәвешле, алар белән элемтәне ныгыту максатыннан, бәйгегә килгән эшләрне бәяләгән жюри әгъзалары катнашучыларга һәм аларны әзерләүче тәрбияче-укытучыларга 2021 елгы фестиваль нәтиҗәләре буенча теләккиңәшләрен әзерләде. Алдагы елларда да, шушы киңәшләр исәпкә алынып, тагын да югары сыйфатлы эшләр тәкъдим ителер дигән теләктә калабыз.

 

44 бит

ИРАДА ӘЮПОВА: МӘСКӘҮНЕ ДӘ УЗДЫРДЫК

Алсу Габдуллина

Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТР Мәдәният министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Биредә ТР Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова коллегия кунакларын Министрлыкның 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары белән таныштырды.

 

46 бит

ШОУ-БИЗНЕС ДӨНЬЯСЫНДА НИЛӘР БАР?

Алинә Айдарова

Татар шоу-бизнесында, сәнгатендә һәрвакыт төрле яңалык, үзгәрешләр булып тора. 2022 елның беренче ае безгә бу өлкәдә нинди яңалыклар алып килде соң? Бергәләп күзәтик.

 

48 бит

ҮКЧӘҢ БИЕКМЕ?

Беркөнне концерттан соң хатын-кызларның бизәнү бүлмәсендә сөйләшеп утырырга туры килде. Сәхнәдән җырлап кергән һәрберсе туфлиен салып, аягын «ял иттерергә» ашыга. Үзләре «туйдым бу биек үкчәдән» дип, балтырларын угалаштыра, массаж ясый. «Өч минут җырлап керәсез, анда да биек үкчәдән зарланасыз» дип әйтүем булды, китте гәп, китте бәхәс! «Без бер генә чыкмыйбыз сәхнәгә, берничә урында чыгыш ясыйбыз, әле рәттән өч-дүрт көн концерт биргән очраклар бар, гастрольләр...» — дип, сүземне бик тиз кире алырга мәҗбүр иттеләр. Сәбәп нидә соң? Бәлки алар туфлине дөрес сайламыйдыр? Бу сорау белән медицина фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Рәис Хәбировка мөрәҗәгать итәргә булдым. Аяклары авыртуга зарланган артистларга бирсә ул гына бирер киңәш, дидем.

 

49 бит

СКАНВОРД