Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2022, №4 (апрель)

07 апреля 2022 «Сәхнә», 2022, №4 (апрель)

2 бит

МИҢА ОЯТ ТҮГЕЛ!

Зилә Мөбәрәкшина

Бер-бер артлы кибетләр ябылган арада социаль челтәрләрдә дә үзгәрешләр булды. Актив эшләгән блогер-җырчылар арасында Лилия Хәйруллина да бар. Татар эстрадасы җырчысы бу күренешне ничек кабул иткән? Ни өчен күкрәгенә операция ясатканнан соң да спортзалга йөрүдән туктамаган? Болар хакында үзе белән әңгәмә кордык.

 

6 бит

МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА «ХӘТӘР МӘҖЛЕС»

Рәфидә Галимҗанова

Минзәлә театры тамашачысына А.С. Пушкинның «Кечкенә трагедияләр» әсәренә нигезләнгән «Хәтәр мәҗлес» премьерасын тәкъдим итте. Заманча һәм яшьләр стилендә куелган әлеге спектакль хәзерге вәзгыять хакында тагын да тирәнрәк уйларга этәрде. «Бу мәҗлесме, әллә инде чынбарлыкмы?» дигән сорауга җавап эзләтте...

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ФАХИШӘДӘН ЯХШЫ ХАТЫН ЧЫКМЫЙ!

Зөлфия Гыйлметдинова

«Матурлык турында» дигән сәхифәдә татарның күренекле шәхесләре фикерләрен ирештерүне дәвам итәбез. Кем ул татар кызы? Кыз абруе ни хәлдә? Кияүгә чыкканда сафлык кирәкме? Узган санда драматург Мансур Гыйләҗев фикерен ишеттерсәк, бу юлы редакциябезгә журналист Искәндәр Сираҗи үзе килеп керде! Бу сорауны ул кызуланып җаваплый да башлады. «Төймәгә бастыгыз, сүземне бүлмәгез» дип кисәтеп үк куйды. Аның фикерләрен түкми-чәчми сезгә дә җиткерәбез.

 

14 бит

ТАТАР ТЕАТРЫНА НИЧӘ ЕЛ?

Зиннур Хөснияр

Төрки-татарда театр кайчан барлыкка килгән? Безнең тарихта болай да кара таплар, ясалма факт-фаразлар тулып ята. Бу сораулар белән без күренекле археолог, танылган тарихчыбыз, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Г. Тукай бүләгенә кандидат Фаяз Шәрип улы Хуҗинга мөрәҗәгать итәргә булдык.

 

16 бит

«БАШМАГЫМ» ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ

Татьяна Витовская

«Башмагым» комедиясенең премьерасы 1942 елның 1 мартында Казанда уза. Җәүдәт Фәйзи сугыш вакытында музыкаль комедия кую килешерме, дип, Муса Җәлил белән киңәшкән дип тә сөйлиләр. Муса Җәлил кешеләрнең рухын күтәрер өчен булса да премьера куелырга тиешлегенә ышандыра.

 

19 бит

ҖЫР БУЛСА, ШУНДЫЙ БУЛСЫН...

Сания Әхмәтҗанова

Минем сүзләргә язылган, моннан 25-30 еллар элек үк танылу алган җырларның «яңадан тууы»н үз иҗатыма беркадәр уңай бәя буларак та кабул итәм. Шундыйлар рәтендә композитор Зөфәр Хәйретдинов белән бергә язган «Пар алма», «Кура җиләк», «Рәнҗетмикче әнкәйләрне» («Ялгыз әнкәй»), «Әйтер сүзең әйтеп кал», «Моңаймагыз, шомыртларым» җырлары да бар. Бөек Җиңү көненә багышланган чараларда еш яңгырап, «Моңаймагыз, шомыртларым» җыры бу бер-ике елда җырчы Ришат Төхвәтуллин башкаруында хәзерге буын тамашачылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителде. Башкаручы да, авторлар да социаль челтәрләрдә уңай бәя алды. Элегрәк әлеге җырны көй авторы Зөфәр Хәйретдинов үзе дә башкарды, ул шулай ук Хәмдүнә Тимергалиева, Бәширә Насыйрова, Рәдиф Зарипов репертуарында да бар иде. Һәр чорда аның үз башкаручысы һәм тыңлаучысы булды, әмма Ришат Төхвәтуллин «Моңаймагыз, шомыртларым»ны чагыштырмача яшьрәк тыңлаучылардан да яраттыра алды.

 

22 бит

КАЗАЧКОВ ИСЕМЕНДӘГЕ КАЗАН ХОР АССАМБЛЕЯСЕНЕҢ 25 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ

1996 елда күренекле хормейстер, Казан хор мәктәбен оештыручы, Казан консерваториясенең мөхтәрәм профессоры Семён Абрамович Казачков инициативасы белән Казан хор ассамблеясе үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Проектның идея нигезен югары уку йортының кафедра укытучылары җитәкләгән еллык хисап концертлары тәшкил итә.

 

24 бит

ЭКРАН ТЫЛСЫМ КӨЧЕНӘ ИЯ

Гөлинә Шәйхи

Үтә гади. Тыйнак. Төпле фикерле. Зыялы. Бу сыйфатлар бары үз-үзен шәхес итеп үстереп, югары дәрәҗәләргә ирешеп тә «менә мин» диеп күкрәк какмый, ныклы адымнар белән үз юлыннан баручы, дөньясы күчәреннән күчкәндә дә, үзләрендә КЕШЕне саклап кала алганнарга гына хас. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган язучы-журналист, артист, шагыйрь, алып баручы Илдар Кыямов әнә шундыйлардан! Сүзләр мәгънәсен җуя барган бу дөньяда андый кеше белән сөйләшә алу ‒ үзе бер бәхет.

 

27 бит

БУЛГАНЫНА ШӨКЕР ИТИК

Алсу Габдуллина

Бүген укучыбызны А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Ибраһимов белән таныштырасым килә. Театр тамашачысына ул Р. Батулланың «Ана каргышы» спектаклендә Саклан, З. Минһаҗеваның «Бүген минем туган көнем» драмасында Надыйр, Х. Ибраһимов һәм Р. Сәгъдинең «Кияү абый» комедия-водевилендә Мөнир, Ж.Б. Мольерның «Саран» спектаклендә Клеант, А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» драмасында Тегермәнче, И. Зәйниевнең «Туйга ничә көн кала...» музыкаль комедиясендә Рәдиф, Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» комедиясендә Сәйфулла һәм башка төрле характердагы рольләре белән таныш. Агыйдел ярлары буенда урнашкан гүзәл табигатьле Актаныш районының Мәсәде авылында туып үскән Русланның зур сәхнәгә юлы 9 нчы сыйныфны тәмамлагач башлана. Редакциябезнең кунагы Руслан Ибраһимов белән театр, иҗат һәм гаиләсе турында әңгәмә кордык.

 

30 бит

ТЕАТР ӘҺЕЛЛӘРЕ ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛГӘ ҖЫЕЛДЫ

Театр әһелләре Буада «Татарстан театрларының тактик һәм стратегик үсеше» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл артында фикерләште. Очрашу Буада профессиональ театр торгызылуга 20 еллык уңаеннан Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырылды. Чарада ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Түгәрәк өстәлдә театр җитәкчеләрен борчыган иң мөһим сораулар кузгатылды: репертуар мәсьәләсе, гастроль эшчәнлеге, «Пушкин картасы»на бәйле проблемалар һәм финанс системасын камилләштерү ысуллары.

 

31 бит

АПАС ХАЛЫК ТЕАТРЫНА 50!

Земфира Мөхәммәтшина

 

34 бит

ЗАТЛЫ ҖЫРЧЫ, ТЫЙНАК ХУҖА

Нәсим Акмал

Хәтергә гомерлеккә дип уелып калган бер кызыклы вакыйганы искә төшереп башлыйк әле. Миңа бервакыт Рафаэль Ильясовның (1939-2020) халкыбызның «Сагынам, дуслар, илкәйне» дигән җырын сәхнәдән җырлаганын ишетергә насыйп булды. Дөрес, аны башка жырчылар башкаруында да тыңлаган бар иде, ләкин жырның бу кадәрле тәэсирләндергәне, бәгырьне канатканы юк иде әле. Хәер, Рафаэль Ильясовны тыңлаган кешегә моны аңлатып тору артыктыр. Шушы концерттан соң берничә көн үткәч, радиотапшыру әзерләгәндә, Рафаэль абыйның шул җырын программага кертмәкче булдым, темага шәп туры килә иде ул. Әмма, фонотеканы күпме генә актарсам да, таба алмадым мин ул җырны. Гомумән, җырчы Рафаэль Ильясов киштәсендә нибары 10-15 язма саклана иде. Гаҗәп хәл иде бу, чөнки ул вакытта Рафаэль абый Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе иде, кул астында куәтле бер тавыш яздыру студиясе эшләп тора иде бит. Барысына да — үзе хуҗа! Исәбенә керсә, радионың бөтен фонотекасын үз җырлары белән дыңгычлап тутырырга мөмкинлеге булган. Ләкин ул алай эшләмәгән. Ни өчен? Күп еллар үткәч, 2009 елның апрелендә, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның 70 яшьлек юбилеена багышлап тапшыру әзерләгәндә мин бу сорауны җырчының үзенә бирдем

 

36 бит

ЯСАЛМА МАТУРЛЫК

Милена Матурова

Тышкы кыяфәт, затлы кием ‒ һәрбер артист иҗатының аерылгысыз өлеше. Шулай булмаса, халык арасында имиджмейкер, стилист һәм визажист һөнәрләре ул кадәр популяр булмас иде.

 

41 бит

СӘНГАТЬНЕҢ ТҮШӘМЕ ЮК

Марат Хәбибуллин

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры оештырган Гомәр Мәрдәнов исемендәге Беренче театраль фестивальдә Әтнә районының барлык урта һәм төп белем бирү мәктәпләре катнашты.

 

42 бит

ТЕАТР БӘЙРӘМЕ

Алсу Габдуллина

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Бөтендөнья театр көне уңаеннан «Театр атналыгы» булып узды.

 

44 бит

ШОУ-БИЗНЕС НИ ХӘЛЛӘРДӘ?

«Сәхнә» укучыларын шоу-бизнес яңалыклары белән кабат мин ‒ Алинә Айдарова таныштырам. Бергәләп күзәтеп алыйк.

 

45 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД