Логотип
Хәбәрләр

Айсылу Габдинова серен ачты: ире аннан күпмегә яшь?

Узган атнаны җырчы Айсылу Габдинова кияүгә чыкты. Яшьләр бик матур итеп туй уздырды: моның хакта без Инстаграмнардагы видеоларны күреп белдек. – Никах та, туй да бер көнне булды. Башта Мәрҗәни мәчете...

Узган атнаны җырчы Айсылу Габдинова кияүгә чыкты. Яшьләр бик матур итеп туй уздырды: моның хакта без Инстаграмнардагы видеоларны күреп белдек.

– Никах та, туй да бер көнне булды. Башта Мәрҗәни мәчетендә никах укыттык, аннары ресторанда туй уздырдык. Үзем туйларда бик күп эшләгәч, аның ише бәйрәмнәр бертөрле һәм кызык түгел үтә иде төсле. Әмма безнеке алай булмады. Туебыз бик ошады! Концерт формасында барды. Әтинең дуслары, минем коллегалар чыгыш ясады. Биюләр дә, скрипка да булды... Хәтта котлаулар әйтергә дә вакыт калмады. Җанлы тамашадан соң да әле кунакларның кайтасы килмәде, җырлашып утырдылар.

Туйның хәтердә калган мизгеле: башта мин әти белән биедем. Аннары әти мине киявенә тапшырды. Динислам белән мин биегәндә, әти үзе җырлады. Бик хисле һәм мәңгегә хәтердә уелып кала торган мизгел.

Күпләр: "Ирең бик яшь күренә", - ди. Әйе, яшь. Миннән ике яшькә яшьрәк. Әмма мәхәббәткә бу киртә була алмый. Исемен әйттем - Динислам, безне сәхнә таныштырса да, ул бөтенләй дә эстрада кешесе түгел. Һөнәре буенча - энергетик. Кыскача шул...

Чыганак: туйлар.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк