«Бер кешедә – биш Айдар!»
Айдар Фәйзрахмановка 70?! Олы юбилеена багышланган концертның “Имеш, җитмешкә җитмеш” дип аталуы юкка түгелдер. Айдар абыйга 70 не биреп булмый бит, җәмәгать! Дәрт-дәрман ташып тора, эшлим дип яна. Үз юбилеена багышланган әңгәмәдә дә беренче чиратта ансамбль турында сөйләве һәм, бер мизгелдә, “Мин әле үземнең 70 яшьлеккә һаман барып җитмәдем бит” дип көлеп куюы шундый ихлас һәм самими булып тоелды. Эш турында да сөйләшергә өлгердек, тормышның башка юнәлешләренә дә чират тиде.
- Нәрсәгәдер ирешү өчен хыялый булырга кирәк, диләр. Әмма хыял канатларында очып йөреп, реаль тормыштан төшеп калу куркынычы яный кебек. Айдар абый, сезгә шундый сорау: үз максатыңа ирешү өчен хыялый булу кирәкме?
- Мин бу фикер белән килешеп бетә алмыйм, сеңлем. Хыял белән генә булмыйдыр ул. Синең бөтен яшәү рәвешең, кылган гамәлең һөнәреңә, халкыңа хезмәт итү. Гомумән, һәр кешенең яшәве – ул хезмәт. Бары туры-тугры юлдан барырга кирәк. Ә шул тирән мәгънәле юлның нигезендә ниләр бар? Нинди генә һөнәрне алсак та, аның нигезендә тәртип, синең шушы максатка ирешерлек алган белемең, кылган гамәлләрең, тупланган тәҗрибәң ята. Әгәр шушы әйберләр булмаса, иҗат юлыннан бара алмыйсың. Мин бу юлны “Олы юл” дип атыйм. Кылган гамәлләрем, сукмакларым куйган максатыма килеп тоташа. Ә максатым – үземнең халкыма хезмәт итү. Матур итеп кенә үз өлешемне шушы сәнгатьнең агышына кушып, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрергә. Дөньякүләм алганда, татарның милли сәнгате ул бернинди халыкның да сәнгатенә охшамаган бит. Әле без аны бүгенге көндә дөньякүләм дәрәҗәгә таныта башладык кына. Үзенең гамәлләре белән моны Татарстан Республикасының дәүләт фольклор музыкасы ансамбле дәлилли. Мин моны курыкмыйча әйтәм. Ансамбль 25 яшьлек юбилеен үткәрде. Мин шушы ансамбльгә 2002 елда килдем.
- Илһам ага Шакиров чакырган дип беләм...
- Әйе, Илһам абый фатыйхасы белән тотындым бу эшкә. Әле ансамбль оешып 1-2 ел гына үткән, беренче җитәкчеләре мин килгәндә таралып беткәннәр, бер Марат Яхьяев кына калган иде. Башымда җитди сорау туды: адымны ясаргамы-юкмы? Бу юлдан китә аламмы? Миңа өмет баглаган җитәкчеләребезнең өметен аклый аламмы? Бик җаваплы!.. Минем өчен Илһам абый җыр сәнгатендә Аллаһы Тәгалә иде бит. 9-10 нчы сыйныфларда укыганда, Илһам абыйның җырларын тыңлап, идәндә елап ята идем. Күңелем шулкадәр актарыла иде аның моңыннан. Әнием кереп “Улым, нәрсә булды сиңа?” дип сорагач, “Әнием, бер әйбер дә булмады, җыр тыңлыйм” дия идем. Күз алдыңа китер: Илһам абый үзе миңа тәкъдим итә шушы эшне! Ансамбльнең тулы атамасыннан бер сүзне эләктереп алдым – “дәүләт”. Димәк, минем артымда Татарстан дәүләте, татар халкы тора. Бүгенгәчә, кая гына барсам да, мин моңа басым ясыйм. Балаларга да әйтәм, ерак сәфәргә чыкканда да “сез кая барганыгызны һәм артыгызда ни торганны белергә тиеш” дим (Айдар абый ансамбль артистларын яратып “балалар” дип атый – авт.). Шуңа бөтен ягыбыз камил, үрнәк булырга тиеш: кыяфәтебез дә, сәнгатебез дә, кешеләр белән аралашуыбыз да, үз-үзебезне кеше арасында тотуыбыз да! “Илһам абый, бернинди дә нәтиҗә булмаса, китәм” дип бер генә елга ризалашкан идем, шулай калдым да. Инде 23 ел булды! Ансамбль милли сәнгатебезне үстерүдә зур эш башкара. Шушы 23 елда без дөньяның 35 илендә булдык! Дөньяның төрле почмакларында! Балалар алдында чыгыш ясыйбыз. Алар шулкадәр мөкиббән китеп, безгә кушылып, җырлап-бииләр. Ансамбльнең шәҗәрәсенә карасак күренә – кайбер илләргә берничә тапкыр барганбыз. Кайда гына булсак та, ансамбль соклану уята. Берара Гарәп Әмирлегендә елына дүртәр мәртәбә була башладык. Кайтып кына китәбез, тагын чакырып алалар. Берзаман болар: “Ник кайтып йөрисез? Монда гына калыгыз. Без сезгә яшәү урыны, ашау-эчү өчен түлибез. Чыгыш ясаганга гонорар да бирәбез. Калыгыз”, – дия башлады. Дәүләт ансамбле булуыбызны, илебез-җиребез, халкыбыз шунда икәнлекне аңлатабыз. Туры бәреп “Татарстаныбыздан да, Рәсәйдән дә матур ил безнең өчен юк” дип әйтеп булмый бит аларга (көлә). Шул ук илдә рус сәнгате көннәрендә чыгыш ясавыбыз истә. Яныма Овчинников фамилияле пианист, СССРның халык артисты килде дә, мондыйрак диалог булды:
- Айдар, это Ваш ансамбль?
- Да. Я художественный руководитель.
- Айдар, настолько всё хорошо! Какие у них костюмы! Как они двигаются на сцене! Как они поют! Как они играют! Они ещё и танцуют! А ведь это одни и те же артисты!
Чыннан да, мондый ансамбль дөнья күләмендә юк бит! Профессиональ югарылыктан түгел, уникальлектән чыгып әйтәм. Чөнки бер үк кешеләр уйныйлар, җырлыйлар, бииләр! Ансамбльнең чишмә башында торган Илһам абый Шакиров, Әсхәт Зөфәровичка бик рәхмәтлемен. Инде аеруча рәхмәтләрем хуҗаларыбызга: рәисебез Рөстәм Нургалиевич, мәдәниятебез министры Ирада Хафизҗановна, Кадыйм Назыйровичка. Мин моны алар җитәкче булганга гына әйтмим. Әгәр дә син шундый теләктәшлек күрсәтүчеләр булып, бер-берең белән аңлашып эшлисең икән – ул зур бәхет. Шул очракта гына олы юлдан тайпылмыйсың. Мин моңа шөкер кылам. Ансамбль эшчәнлегендә өлеш керткән барлык хезмәттәшләргә дә рәхмәтле мин!
- Айдар абый, ансамбль турында йотлыгып сөйлисез. Әңгәмәбез Сезгә 70 яшь тулуга багышлануны онытып та җибәрдек бугай...
- Әйе шул, чөнки ул үземә караганда да кадерлерәк. Ә минем әле сөйлисем күп (көлә). Ныклап эшләр һәм сыйфатлы нәтиҗә күрсәтер өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Сәхнәбез, бинабыз өчен Минтимер Шәриповичка мең рәхмәтләр. Монда урнашканда миңа 50 иде. Бинага ремонт кирәк. Кадыйм Назыйрович белән киңәшләштек тә, хат яздык. Ул хатны тиз арада кабул итеп алдылар, шөкер. Шулай итеп, Минтимер Шәрипович ярдәме белән бинага капиталь ремонт керде, Алланың рәхмәте! Әлегәчә шушы юнәлештә рәисебез Рөстәм Нургалиевич та теләктәшлек күрсәтә. Әлбәттә, хәзер тагын ремонт кирәк, чөнки 20 ел үтте. Ә бит филармониядә узган концертлар сәнгатьнең иң югары дәрәҗәсендә. Хәтта балет спектакльләренә кадәр уйнала башлады, чөнки ремонт вакытында сәхнәбезне шундый итеп эшләттек. Монда оркестр да уйный, джаз концертлары да, халык уен кораллары оркестры да, лекторий да эшли. Халык агылып йөри.
- Бар нәрсәнең хәстәрен алдан күрүегезгә игътибар иттем, Айдар абый. Инде март аенда булачак матур бәйрәмгә багышланган концерт афишасы да күзгә чалынды.
- Чөнки һәрвакытта да алдан аякка кию кирәк. Үз юнәлешеңне күзаллау мөһим. Быел берникадәр нәтиҗә ясала. Ансамбльгә 25 яшь! Шушы 25 ел эчендә эшләнгән барлык хезмәтләрне, барлык юлларны күзаллап, быел 3-4 ай эчендә бик каты эшләп, мин һәм ансамблебезнең директоры Шәрәпова Гөлшат Фоатовна 385 битлек “Еллар, юллар, җырлар” дигән җыентык әзерләдек. Ансамбльнең беренче көненнән бүгенгәчә булган материал, үзенә күрә энциклопедия. Владимир Владимирович Путинның рәхмәт хаты да кергән анда. Алай гына да түгел, монда фотосюжетлар. Беренче елларында ничегрәк, җитәкчеләр кемнәр булган? Мин килгәннән соң һәрбер ел тасвирлап бирелгән. Китапның тагын бер уникальлеге – аның азагында фольклор ансамбльнең бөтен репертуары QR-код белән бирелгән. Шуның аша үткәч, сылтамада җырның язмасы килеп чыга. Рәхәтләнеп тыңлыйсың! Иң беренче булып шушындый ысул белән мин үземнең китапны чыгардым. Алга таба башка артистлар да бу алымны куллана башлады. Монда үзем язган җырлар, радиофондта яздырган җырлар, шигьри тәлгәшләр – мәшһүр Роберт Әхмәтҗанов, Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин һәм башка шагыйрьләребезнең шигырьләренә, китапларына таянып, телевидениега 12 шигьри цикл ясаган идем. “Еллар, юллар, җырлар” китабы да нәкъ шушындый форматта. Әмма ул инде саллырак була. Ансамбль эшчәнлегендә тагын бер мөһим әйбер – ул клипларыбыз. Аеруча зур резонанс алган клипларыбызның берсе “Заман” – Беренче бөтендөнья сугышында татар әсирләреннән яздырып алган язмага нигезләнеп эшләнде. 19 яшьлек егет җырлаган ул җырны. Без клипта да шуны тасвирлап, вакыйгаларны күзаллый алырлык итеп эшләдек. Клипның режиссёры Рияз Исхаков ерак Болгариягә кадәр барып җитеп, шушы каберләрне төшереп, зур эзләнү эше алып барды. “Кара урман” җыры... Илһам абыйдан җырның тарихын сорый белмәдем. Бер нәрсә әйтәсем килә: кешенең башында берәр төрле сорау йөрсә, аны Аллаһы Тәгалә барыбер чишү җаен бирә. Тормыш үзеннән-үзе кабат шушы җырга юлыктырды. Клипларның саны 35 кә якын. Ул бик зур хезмәт! Шуңа бүген ансамблебезнең кылган эшләре бәһасез. Беренчедән, халкыбызны чит илләрдә дә таныту; икенчедән, халкыбызның мирасын саклау; өченчедән, армый-талмый мәктәп балалары өчен дә эшләү. 2017 елда Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Балалар алдында сәнгать дәресләре” проектын башладык. Балалар шулкадәр тартыла! Безнең беренче дәресләрдә булып, инде хәзер үсеп җиткәннәре, янга килеп: “Айдар абый, сезнең коллективка эләгәсе килә”, – диләр. Монда сайлау бик авыр, чөнки бик әзерлекле балалар кирәк. Ә ул әзерлекне биреп җиткерерлек шушындый факультетлар бүген юк. Шушы юнәлеш буенча эшләргә мине консерваториягә чакырганнар иде. Әмма вакытым да, көчем дә җитми – мин башлаган эшкә бик җаваплы карап, ныклап керешәм. Ансамбль эшчәнлегенә хилафлык китерер идем. Менә андый факультетны булдыру бүген бик мөһим, чөнки без универсаль артистларны әзерләргә тиеш.
- Ансамбльнең шундый булырга тиешлеге оешкан чакта ук планда буламы, Айдар абый?
- Илһам абыйның хыялы, теләге шул була һәм без аны чынга ашырдык, шөкер. Мин моны һич курыкмыйча әйтәм. Артистлар универсаль булсын, һәр җыр-номер театральләштерелсен, нинди генә аудитория алдында да “Менә нинди безнең татар халкы!” дип горурланып күрсәтерлек булсын – боларның бөтенесенә ирештек без, Аллага шөкер! Әлбәттә, монда минем хезмәт кенә түгел. Ансамбльнең хормейстеры, балетмейстеры, репетиторы – аларга чиксез рәхмәт! Минем белән эшләү җиңел түгел бит. Әмма минем белән 20 елга якын аркага-арка терәп эшләгән балалар бар.
- Ансамбль артистларын “балалар” дип атавыгыз һәм таләпчән булу чын мәгънәсендә аларны яратып, якын итеп эшләүне аңлата кебек миңа, Айдар абый. Якын кешегә карата гына шулай булабыз бит.
- Ә башкача булмый да ул, сеңлем. Таләпчән булмасаң, нәтиҗә юк. Ниндидер кануннарга буйсынып кына без нәтиҗәгә ирешәбез. Бүген эшебез гөрли, ансамбльнең матди ягы да бик әйбәт. Ләкин бар нәрсә дә бездән генә тормый. Без эшләгән эшнең халыкка барып җитүе дә бик мөһим бит. Гастрольләр белән генә хәзер алдырып булмый. Мәгълүмат чаралары бик күп, интернет челтәрендә дә ни генә юк! Әмма менә шушы океан кебек булган музыка дөньясында фольклор музыкасының агымы гольфстрим шикелле – безнең үз юлыбыз бар, шунысы сөендерә. Балаларга да шуны әйтәм, бернәрсәгә дә игътибар итмәгез, эшләгез генә, дип тукыйм. Әйе, мин кырыс та булам... Һәр репетиция башында яки азагында берникадәр фикер юнәлешемне аңлатам, уй-фикерләрен үземнең агымга салырга тырышам. Балалар өчен бер очракта йөрәгем сыкрап куя. Аларны мактаулы исемгә тәкъдим иткәндә “сольно бер әйбер дә җырламый бит” дигән сүзне ишетергә туры килә. Соң алар бит ансамбльдә! Ансамбль эчендә кылган хезмәтләре өчен һәрберсенә халык артисты исемен бирерлек! Моны бары фольклор ансамбльнең концертында булган кеше генә аңлый ала. Бәһа бирерлек тәҗрибәң, белемең юк икән – кил, кара. Бер дә булмаса, интернет челтәренә кереп, мәгълүмат тап, дип уйлап куям... Әлбәттә, беркем дә мәңгелек түгел, мин дә балаларны гел-гел кайгыртып тора алмам. 23 ел җитәкләдем, алга таба да эшләргә насыйп булсын, дим әле, чөнки көч тә, ният тә, дәрт-дәрман да, кыйбла да бар. Теләгем бер генә: миннән соң килгән җитәкчеләр шушы кыйбланы югалтмасыннар иде. Бүген безне үзгәртергә тырышып безнең тирәдә бик күп җилләр исә, әмма киртәбез бар, кыйблабызга тугры без. Ә ул кыйбла миллилекне, татар аһәңен югалтмауда, татар халкына хезмәт итүдә. Безгә карап үзгәрсеннәр! “Менә, татарның милли сәнгате нинди югары дәрәҗәдә! Без дә шул дәрәҗәдә эшләргә, шундый булырга тиеш!” дисеннәр. Без моңа хаклы һәм без моңа омтылабыз. Кем алдында чыгыш ясасак та, безне күтәреп алалар, алкышлар белән озатып калалар. “Татар җырлары популяр була алмый, аларны инглиз теленә тәрҗемә итәргә кирәк”, дигән сүз йөри. Әкият! Опера һәм балет театрында Италия операсын карыйсың. Ул телдә нәрсә аңлыйсың соң? Син аһәңне тыңлыйсың! Аһәңнең, музыканың теле юк бит. Аны тәрҗемә итәргә кирәк түгел. Әгәр мәгънәсен сорасалар, тәрҗемә ит, аңлат. Халык кабул итмәсә, ни өчен алайса безнең ансамбльне кат-кат чакыралар соң? Чөнки һәр эшнең нигезендә ихтирам һәм игътибар ята. Кайсы илгә барсак та, без шунда яшәүче халыкның туган телендә бер җырны өйрәнеп барабыз. Үз җырларын һәм татар җырларын кабул итүдә аерма бармы икән, дип чагыштырабыз. Юк! Ансамбльнең юбилей концертында да шулай ук эшләдек – берничә халыкның милли җырларын өйрәнеп тамашачыга тәкъдим иттек. Әлбәттә, гади генә башкару итеп түгел, ә шул халыкларның хәрәкәтләре белән.
- Ансамбль дип кайнап яшисез. Ләкин нинди генә көчле шәхес тә бер мизгелдә үзендә яну-выгорание дигән хисне тоярга мөмкин. Сездә булганы бармы аның?
- Юк, сеңлем, андый әйбер миндә булмады. Мин аны урысча “разочарование” дип әйтер идем. Ләкин мин андый хискә бирелмәдем, чөнки бер генә юнәлештә эшләмәдем. Опера һәм балет театрында Арча ягыннан килгән бердәнбер җырчы идем мин. 28 ел шунда эшләп, пенсиягә киттем. Анда эшләгән чорда берничә ел эчендә татар эстрадасында популярлык казандым. Совет гаскәре сафларыннан кайткач беренче язмаларым – “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Мин сине шундый сагындым”. 6 март шуларны яздырдым, 8 март, сәнгать советлары аша үтмәгән килеш тә, радиодан иртәнге концертта әниләргә бүләк итеп яңгыраттылар. Шуннан бирле бу җырлар халык теленнән төшми. Ансамбль репертуарына да керттем мин ул җырларны. Еллар уза. Мин беренче булып халыкка таныткан җырлар да берзаман фольклор булып китәчәк. Фольклор нәрсә ул? Кемдер, кайчандыр иҗат иткән җыр. Вакыт узу белән, авторларның, башкаручыларның исемнәре юкка чыккан, ә халык телендә җыры калган. Менә минем җырлар да шулайрак булып килә бүген. 1985 нче елларда Опера һәм балет театры солисты буларак килеп кердем, бик озак еллар менә шушы минем әйдәп баручы юнәлешем булды.
- Бүлдереп сорыйм әле, Айдар абый. Операда җырлаган килеш, ничек эстрадага да кереп китә алдыгыз?
- Ул елларда без эстрада дип атаган юнәлештә җырлаучылар барысы да профессиональ белемле, шәп җырчылар иде бит. Илһам абый Шакиров консерваторияне тәмамлаган җырчы. Эмиль Җәләлетдинов, Шамил Әхмәтҗанов музыкаль белемле. Хәйдәр Бигичев, Мөнир Якупов, Руслан Дәминов, Винера Ганеева, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Галина Казанцева, Зөһрә Сәхабиева, Айдар Фәйзрахманов, Зөфәр Хәйретдинов – бөтенебез профессиональ белем алган җырчылар. Халык алдында популяр булдык. Һәрберебезнең үз бригадасы иде. Винера Ганееваны җырчы буларак сәхнәгә мин алып чыктым. Бөтенебез дә профессионаллар булдык, шуңа күрә эстрада да вакланмаган иде... “Җырчы” дигән сәнгати һөнәр өчен белемле булу кирәк иде.
- Сезнеңчә, профессиональ белеме булмаган җырчы – ул җырчы түгелме?
- Мине бик каты әрнеткән бер әйбер бар. Хәзер бөтенесе җырлый, үзләрен “җырчы” дип атыйлар. Сәнгать, иҗаттан аермалы бөтенләй башка юнәлештә белем алган теләсә кемнәр сәхнәне биләп алды хәзер. Алар хәтта Татарстанның халык артистларына әйләнде. Элек, әгәр синең профессиональ белемең юк икән, син бу исемне ала алмый идең. Мондый кешене “үзешчән җырчы” дип атыйм мин. Үзешчән сәнгать дигән әйбер хәзер профессиональ сәнгать белән буталып бетеп, профессиональ эстрада сәнгатен юкка чыгарды! Бу бернинди кануннарга буйсынмау дигән сүз. Минем шәхси фикерем: һәр эшнең, кылган гамәлнең башында профессионал торырга тиеш. Мин бит бүген, мәсәлән, Татарстанның атказанган хуҗалык хезмәткәре була алмыйм. Ни өчен? Чөнки белемем юк! Авылда бәрәңгене 25 сутыйдан артык утырткан чаклар да булды, алмаларны да күп үстердек. Әмма миңа бу юнәлештә шундый югары исемне биреп булмый, чөнки мин үзешчән генә. Ә бездә хәзер киресенчә. Теләсә кем сәхнәгә чыгып җырлый да, аңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирәбез! “Артист” – ул профессиональ белем алган кеше. Бүген буталып бетте. Менә шушы буталчык йомгагын берзаман чишеп булырмы... Бу очракта мине бер әйбер генә тынычландыра: барысы да телне саклауга эшли. Әмма бик сак булырга, шушы моңны, татарлыкны югалтмаска кирәк. Сәхнәгә теләсә нәрсә менәргә тиеш түгел. Мораль яктан түбән нәрсәләрне тамашачыга тәкъдим итәргә ярамый. Кагыйдәләр, тәртип дигән әйбер бар.
Шулай итеп, беренче-икенче юнәлешләрем опера сәнгате һәм эстрада булды. Яшәү барышында мине телевидениега чакырдылар да, 13 ел дәвамында “Җырлыйк әле” тапшыруын алып бардым һәм ул бик матур барды. Аның иң югары дәрәҗәгә килеп кенә җиткән вакытында, кемнәрнеңдер шушыны кабул итмәве аркасында безне кисеп төшерделәр дә, тапшыруны юкка чыгардылар. Бүген ул инде элеккеге “Җырлыйк әле” түгел. Миңа әле бүген дә: “Ай, Айдар абый, син тапшыруны бигрәк әйбәт алып барасың”, – диләр. Мин, шаяртып: “Бик әйбәт карыйсың икән. Мин инде аны 15 елдан артык алып бармыйм” – дим (көлә). Ямьсезлек, аяк чалучылар килеп кермәсен иде иҗатка. Әмма мин аны узып киттем.
Инде дүртенче юнәлешемне атыйм – ул да булса укытучылык. Тәкъдим булу белән укыта башладым. Башта Россиянең атказанган артисты Рәхилә Мифтахова Хәйдәровна Сәнгать академиясендә Татар җыры кафедрасын ачты. “Айдар, син миңа бик кирәк буласың. Мин китә калсам да, син ул кафедраны саклап калыр көчтә” дип чакырып алды. Әмма тормыш бөтенләй икенче төрле юнәлеш алды шул. Рәхилә Хәйдәровна мәрхүмә булды. Мин аны больницадан алып чыктым, һәрьяклап ярдәм иттем. Аны озатып институтка килгәндә ул урында нинди кафедрага килгәнен дә аңламаган бер кеше утыра иде инде. Минем җырчыларым халык җырларын җырлаганда “Ник син аларга андый җырлар бирәсең?” дигән сорауларга юлыктым, бөтенләй аптырап калдым. “Нинди кафедрада эшләргә килгәнеңне беләсеңме соң? Бу бит халык җыры кафедрасы!” Менә шундый хәлләр булды. Ә бит Аллаһы Тәгалә барысын күреп тора. Педагогия институтында кафедра җитәкчесе булырга дигән тәкъдим килде шул вакытта. Мин рәхәтләнеп шунда киттем һәм анда 15 ел эшләдем. Бөтен этапларны гадел үтеп, музыка сәнгате профессоры дәрәҗәсен алдым. Хезмәтем нәтиҗәсендә ирешкән дәрәҗә булды ул, шөкер.
Бишенче юнәлеш булып килеп керде шушы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле. Кайсыдыр юбилеемда Рәшит Сабиров “Бер кешедә биш Айдар” дип язган иде дип (көлә). Барлык юнәлештә дә күңел биреп эшләдем. Әмма еллар үтү белән бөтенесеннән акрынлап шушы ансамбльне җитәкләүгә күчтем һәм үземне тулаем аңа багышладым. Бүген аннан тыш мин филармониянең сәнгать җитәкчесе булып торам. Мин моның уңай ягын күрәм, чөнки бөтен әйберне киңәшеп эшлибез. “Киңәшле эш таркалмас” дигән мәкальгә туры килә безнең бүгенге эшчәнлек. Филармониянең үз коллективларына гына түгел, монда узучы читтән килгән чараларга да игътибар итәбез. Теләсә нинди, түбән дәрәҗәдәге концертлар безнең сәхнәгә менми. Максатыбыз – татар халкына милли һәм профессональ булган сәнгатьне җиткерү. Шул ук вакытта югары дәрәҗәдә оештырылган үзешчән сәнгать концертлары да бездә бик уңышлы үтә. “Илһамият”не генә алыйк. Без аларга чын күңелдән ярдәм итәбез, ветераннар катнашындагы кичәләр дә бик матур уза.
Кайберәүләр “50 гә җиттек – бетте” дип иҗат юлларын төгәлләп куя. Ә минем 50 яшьтә тормыш кыйблам зураеп, киңәеп китте генә әле. 50 яшьтән соң мин җырлар иҗат итә башладым. Элек тә әллә нигә бер языла иде алар, ләкин соңгы елларны концертларымны оештырганда шагыйрьләргә мөрәҗәгать иттем. Менә ул цикл “Олы юл әйтте” китабында чагылыш тапты. Шушы шигъри цикллар әзерләү мине җырлар язуга китереп чыгарды да. Ул җырларның күбесе бик популяр, шунысы сөендерә.
- Наилә апа Гәрәева сезнең “Тормыш ул серле бер могҗиза” җырын бик ярата иде. “Шуны ишеткән саен күңелем тула” дигән сүзләре һаман хәтердә...
- Чыннан да, тамашачылар бу җырны аеруча ярата. “Тамакка төер тыгыла, күңел тула” дигән фикерне еш ишетәм. Менә шундый реакция минем өчен бигрәк тә кадерле. Чөнки мин тамашачыдан андый реакцияне Илһам абый концертларында гына күрә идем...
- Берничә ел элек Камал театрында Илһам абыйның концерты булды. Алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачыларның елап тыңлавын күргәч, ул вакытта аңламый тордым. Ә хәзер Илһам абый җырлавын кайда гына ишетеп алсам да, шунда ук күңел актарыла, күзгә яшь тула...
- Чын мәгънәсендә халык артисты иде шул ул. Сәнгать менә шундый булырга тиеш, сеңлем. Җырдагыдай, тормыш бит ул, чыннан да, бер могҗиза. Кешегә ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә. Менә миңа хәзер 70 яшь. Кемдер “Айдар абыйга җиткән, аны инде эшеннән дә азат итәргә кирәк” дип әйтергә мөмкин. Әмма чынбарлыкны күрергә кирәк бит. Фольклор ансамбль бүген җиң сызганып эшли. Минем алмашка да шундый кеше килсен.
- Нәкъ мин бирергә теләгән сорауга килеп төртелдек, Айдар абый. Үзегездән соң, сезнең урынга калырдай кешене күрәсезме?
- Беренче һәм иң мөһим шарт – ул кеше шушы ансамбль кысаларыннан чыккан шәхес булырга тиеш. Әгәр андый кеше булмый икән, ансамбль 1-2 елдан юкка чыга. Мин бу мәсьәләне үзем исән чакта чишеп калырга тырышачакмын. “Киңәшче” дигән пост бар бит хәзер. Нәкъ шул схема буенча эшләргә була. Читтән кеше китереп куеп, коллективны таркату дәрәҗәсенә җиткергән мисаллар бар инде... Көч тә, дәрман да, “халыкка хезмәт итәргә” дигән ният тә бар. Тәҗрибә дигән әйберне бервакытта да сызып ташлап булмый. Кеше тәҗрибәгә таянып хезмәт итә.
- Туры юлдан тайпылмаска якыннар да ярдәм итә...
- Әйе. Эшләр өчен көч биреп торучы иң мөһим әйбер – нигез, туган йорт. 2020 елда карчыгымны югалтканнан соң бик авыр халәттә идем. Авылга кайттым да, андагы бөтен әйберне барларга тотындым. 200 гә якын экспонат килеп чыкты. Һәрберсен чистартып, авылдагы йортның зур бер бүлмәсен музейга әйләндердем. Анда әтием миңа бүләк иткән тальян гармун, “Кече улым Айдарга туган көненә әтисеннән бүләк. 1962 ел” дигән язуы да сакланган. Эстрадада уйнаган тальяным тора, аны мин Луиза Батыр-Болгаридан сатып алган идем. Музыка факультетында укыганда лагерьдә эшләгәннән килгән хезмәт хакыма алган беренче баяным. Әтиемнең беренче венский гармуны, эш кораллары; Әниемнең авыл кибетенә тавык йомыркасы тапшырып сатып алган тегү машинасы, сепараторы да шунда. Иии, тавышыннан аңлап, йөгереп кайтып керәсең – Әни сепарат аерта. Янына килеп, аертып бетергәнең көтеп утырасың, чөнки төптә калган иң тәмле өлеше сиңа эләгә, ипигә ягып шуны ашыйсың. Аннан да матур, аннан да рәхәт истәлек була аламы?.. Шулай истәлекләрне барлап, тормыш дәвам итә, сеңлем. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур итеп яшәргә кирәк.
- Сәламәтлекне, рухи ныклыкны саклап тоту өчен ниләр эшлисез, Айдар абый? Яки ансамбльдә балалар белән репетициядә шөгыльләнү дә җитәме Сезгә?
- Карчыгым мәрхүмә булганчы мин бу әйберләр турында уйламый идем. Аннан ятим калу миңа бик зур йогынты ясады, тетрәндерде. Һич тә көтмәдем мондый сынау безгә килер дип. Ел ярым начар авыру белән көрәштек. Операцияләр үтеп, тернәкләнде дигәндә генә тагын хәле начараеп, ай ярымда карчыгым фани дөньяга күчте... Шулай да, һәрнәрсәгә әзер булырга кирәк. Бу кайгы-хәсрәттән ничек чыга алам – шул турыда уйлый башладым. Беренчедән, эшкә чумдым. Икенчедән, дин сүрәләрен өйрәндем. Шулай аз гына булса да үземне тәртипкә китердем. Аннан соң йога белән шөгыльләнә башладым. Болар миңа бик ярдәм итте. Гәүдәләрем, бармакларым бөгелми башлаган иде инде. Хәзер иртә-кич бөтен күнегүләрне эшлим дә, утырып “бисмилла” укыйм. Мин тулаем дингә бирелгән кеше түгел. Минем динем – ул сәнгатем, тәртибем. Шундый ук тәртипне ансамбль балаларына да, үземнең балаларга да сеңдерәм. Шөкер, 2 кызым, 4 оныгым матур гына яшиләр. Башка сынаулар булмасын иде, дип телим. Гел хезмәттә мин. Авылым-нигеземне тәртиптә саклыйм. Ярты елым шунда эшләп үтә: чәчәкләрне карыйм, казыйм, яшелчә, җиләк-җимеш утыртам. Анда кеше тормый, ләкин шул еш кайтуларым хисабына мин аны матур итеп тотам. Балачагымдагы нигезне саклый алдым, шуңа бик сөенәм.
- Авылдагы бер урамга “Фәйзрахмановлар” исеме бирелгән икән...
- Бу юкка гына килеп чыкмады. Уртанчы абыем авылга газ, су кертте. Әмма авылдан халык китә. Нишләргә? Берзаман юл салдыру турында уйланып йөри башладым. Ник дигәндә, яз-көз машиналар батып, җәфаланып бетә идек. 3 елдан артык хат яздык, авылны асфальтлы иттек! Кече абый мәчет салдырды. Авылга кайткач “Авылны колагыннан тартып чыгардың бит! Беткән идек бит инде” дип кочаклап алалар. Хәзер авылда 110 хуҗалыктан артык. Яшьләр дә кире кайта, яңа кешеләр дә килеп төпләнә. Авыл яши. “Авыл өчен тагын нәрсә эшләргә?” дип торганда башка килеп төште – мәдәният йорты юк бит. Рәисебез программасы белән авылга мәдәният йорты салдык. Менә шундый матур гамәлләр. Авылдагы урамга Фәйзрахмановлар исемен бирүне көтмәдек тә, уйламадык та. Халык күңелендә булганны эшләде, без рәхмәтле булдык.
Нәселебез көчле безнең, шөкер. Аның җире, туфрагы да шундый уңдырышлы бит. 1741 елда безнең Әбүбәкер бабай Әтнәнең Мәрҗан авылыннан шушы нигезгә килеп урнашкан. Бу урамда 8-9 йорт, заманында аны “тиле урам” дип йөртәләр иде. Чөнки бөтенесе укымышлы, укуга сабышкан. Шушы урамнан: икетуган абыем Бахрам – беренче лётчик-испытатель; Татарстанда чаңгы ярышында беренче спорт мастеры; беренче профессор, тарих фәннәре докторы. Шушында ук бүген профессор Гәптерәүф Нуриев, тиле-миле мин (көлә). Бер урам бит ул! Безнең нигез – мулла нигезе. Күрше нигездә көрәшче Рамил Гарипов, аның малае Эмиль Гарипов – Гагарин кубогын откан хоккейчыбыз! Ничек тиле урам булмасын инде ул?!
Без гаиләдә 6 бала үстек. Шулардан: икесе профессор, өчесе ике югары белем алган, берсе компрессор заводында партком секретаре булып эшләгән, беребез Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Шуның өчен нәселгә игътибарлы без. Нәсел – ул милләт! Итәгатьлелек, тәртиплелек элек-электән безнең халыкка хас булган. Шул халкыбызның даһи уллары-кызларын үстерүдә эшләү тукталмасын иде. Тукайлар, Җәлилләрдән соң килгән олпат шәхесләребез дә бар бит, әле исән-сау шәхесләребез. Аларга игътибар, хөрмәт җитеп бетәме? Юк кебек. Шуны да уйлап бетерсәк иде Аллаһ ярдәме белән...
Ә мин онытылмам әле, чөнки Айдар бит ул бишкә бүленгән, бер тармагы булса да барыбер калкып торыр (көлә). “Юкка яшәмәдең бит, Айдар!” дип үземә-үзем әйтеп куям шулай…
Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк