Логотип
Хәбәрләр

Камал артистлары Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын ача

11 һәм 12 октябрьдә Санкт-Петербургтагы Александринский театрының тарихи сәхнәсендә Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ачып җибәрә...

11 һәм 12 октябрьдә Санкт-Петербургтагы Александринский театрының тарихи сәхнәсендә Театр олимпиадасында Россия милли театрлары программасын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ачып җибәрәчәк. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Галиәсгар Камал театры артистлары тамашачыларга татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев повесте буенча иҗат ителгән «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Россия милли театрлары программасы тамашачыларны Татарстан, Бурятия, Саха (Якутия), Чечня, Калмыкия, Карелия һәм Башкортостан республикаларының иң яхшы спектакльләре белән таныштырачак.

Чара Россиядә Театр елы һәм 2019 елгы Театр олимпиадасы кысаларында уза.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк