«Миләүшә, аяк тырнагыңны озын итеп үстереп куй әле шушында, шартласыннар»
Юморист Данир Сабиров инстаграм аккаунтында кызыклы видео урнаштырды, ул анда хатыны Миләүшә белән ярыша-ярыша пилмән ясый. «Бүген безнең пилмән ярышы, кем күбрәк ясый. Гөлия апа жюрида, 2 минут вакы...
Юморист Данир Сабиров инстаграм аккаунтында кызыклы видео урнаштырды, ул анда хатыны Миләүшә белән ярыша-ярыша пилмән ясый.
«Бүген безнең пилмән ярышы, кем күбрәк ясый. Гөлия апа жюрида, 2 минут вакыт бирелә. Сыйфатын да, тизлеген дә карарга кирәк», дип башлап җибәрә Данир ярышны. Әлбәттә инде, Данир җиңелә. Үзе әйтмешли, «Пилмән ясау, это не его конек».
Язылучылар, иң беренче эш итеп, Миләүшәнең тырнакларына бәйләнә.
«Тырнаклары белән тишеп бетерә инде»
«Тырнакларны кистер башта, болай дөньяга таратканчы, алай пилмән ясамыйлар инде, ярты метрлы тырнак белән, төшергәнче башта уйларга кирәк»
«Миләүшә, аяк тырнагыңны озын итеп үстереп куй әле шушында, шартласыннар»
«Мондый тырнаклар белән ясалган пилмәннэн соң, дизинфекция өчен 100 грамм салырга кирәк, ату понос була», дигән комментарийлар очрый.
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: danir_sabirov87
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк