Логотип
Хәбәрләр

Тиктормас Вафирә

Бирсә дә бирә икән бит Ходай Тәгалә кешегә сәләтләрне өеп.

Бирсә дә бирә икән бит Ходай Тәгалә кешегә сәләтләрне өеп. Зифа буй, гүзәл чәһрә, озын толымнар, киенә белү, сәхнәгә ятышып тора торган мөлаемлык, куәтле матур тавыш, моңлы җырны башкаргандагы күңел хиссиятенең тирәнлеге, шаян җыр җырлагандагы гайрәте, халык мәнфәгатьләре өчен җанын фида кылырга әзер торуы Вафирә Гыйззәтуллинаны башка бик күп җырчылардан аерып, өскәрәк күтәреп тора. Җыр сәнгатендәге – гүзәлия, сәхнәдәге – алиһә дип атар идем мин аны.

Югары кимәлдәге җырчы, тирән мәгънәле җырлар белән бер рәттән халык арасында аралган шат-шаянкүңелле җырларны да искиткеч маһирлык белән башкара иде.

Без — бертөркем яшь иҗатчылар 1969 елда Актёрлар йорты каршында ШТМ (Шаяннар-тапкырлар мәҗлесе) исемле миниатюралар театры оештырган идек. Ул 1986 елгача эшләп килде. Анда җырлар, музыка өлкәсендәге яңалыклар, рәссамнарның күргәзмәләрен оештыра торган идек, яңа сәхнә әсәрләрен халык алдында җанландыра идек. Вафирә Гыйззәтуллина бу сатира-пародия-лирика театрының иң танылган пародиячеләрнең берсенә әверелде. Җыр пародиясе, шигырь пародиясе дисеңме, театраль миниатюрада катнашу дисеңме – Вафирә ут чәчеп тора.

Бервакыт Вафирә ханым нәфис сүз остасы буларак, Тукайның «Су анасы» исемле шигъри әкиятен сөйләде. Ул авыл малае кебек кием киеп, башына катып беткән кәләпүш чәпәп, чалбарының бер балагын сызганып, икенчесен озынрак итеп аска төшереп, әсәрне сөйли башлады. Вафирә ханым авыл малае образына шулкадәр бирелеп кергән иде ки, аны чын малайдан аерып та булмый иде. Бу номер гаять зур уңыш казанды, аны кат-кат сорап чыгардылар, иң уңышлы пародия буларак, аны без икенче елны да кабатладык.

Бер генә ШТМ да Вафирә Гыйззәтуллина катнашыннан башка узмый иде. Бай һәм юмарт талант иясе Вафирә ханым бары тик үз профессиясе – җыр белән генә шөгыльләнми, җәмәгать эшләрендә дә, азатлык өчен көрәш мәйданнарында да, мохтаҗларга ярдәм итүдә дә ул алда бара иде.

1990 елда ГКЧП фетнәсе чыкты. Мәскәүдән ике ревизор: Филатов белән Шахрай килеп төште. Аларны Руслан Хазбулатов «Шәймиевне тимер читлектә Мәскәүгә алып кайтыгыз!» дип Казанга җибәргән.

Азатлык мәйданында шау-шу купты. Татарлар каушап калды, татар булмаганнар азау ярды, алар татар байракларын тотып торучылар кулыннан байракларны тартып алып, ерткалап, ташларга ажгырып Опера театры янына килә башладылар. Татарлар каршы торырга уйлый иде. Казан шәһәре милиция башлыгы Галиев минем янга йөгереп килде дә: «Батулла ага, эшләр харап, әгәр дә бер генә урысның каны тамса да, сыныкка сылтау табып сессияне ябып куячак-лар, гаскәр кертәчәкләр, зинһар, омон килгәнче татарларны театр яныннан алып китегез! Алар сезне тыңлый бит», ‒ диде дә миңа мегафон сузды. Мин мегафонны полковник кулыннан алып Вафирәгә әйттем: «Җаным тиз бул, берәр баянчы табып, Ленин күтәртмәсенә басып җырлый башла!» Вафирә бер баянчыны ияртеп күтәртмәгә менеп китте, ул «Ком бураны»н җырлый башлады: «Илдә көрәш барган чакта өйдә ятып буламы!»

Халык Вафирәгә таба борылды, мәйдан өстендә Вафирәнең татарларны милли көрәшкә чакырган җыры йөзә. Ул арада омон да килеп җитте, исерекләрне камап алдылар. Бәла булмый калды. Ревизорлар Шәймиевне алып китә алмадылар, халык бик каты торды.

«Шәймиевне без сайлап куйдык, сезнең бу эшкә катышыгыз юк!» – дип кычкыралар иде. Ревизорлар теләкләрен учлап Мәскәүләренә кайтып китте.

Вафирә ханым әнә шулай борчыла, яна, көя һәм шулай яна-көя ул вакытыннан элек дөньядан күчте. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк