Логотип
Хәбәрләр

Җырлап яшәүгә ни җитә...

Ә бит И. Камалиев герое бу тормышта сәләтенең, эшенең тиешенчә бәяләнмәвеннән, аны аңламауларыннан иза чигә. Хыялында тудырган рәхәтлекне ул әлеге уенда таба. Уеннан аерсалар, матур курчагын тартып алган балага охшап кала: кычкыра, җикеренә, тузына. Ә инде уенга утыру вакыты җиткәч, ул үзгәрә, аңа көч-ышаныч килә, романтик хыял дөньясына омтылып, биеп яисә җырлап та җибәрә.

Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында чираттагы премьера – сәхнәдә Р. Латыйповның «Җырлап яшик» комедиясе. Спектакльнең режиссёры Ренат Әюпов, рәссамы Анна Новикова, композиторы Камил Котдусов, хореографы Елена Музеева. Журналистлар белән очрашуда Р. Әюпов текстның Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев юбилеена махсус яздырылуын билгеләп үтте. И. Камалиевны ул универсаль артист дип саный – матур җырлый, бии, гитарада уйный, ә инде артистлык сәләте тамашачыга яхшы билгеле. Әлеге осталыгын бөтен тулылыгында ачу мөмкинлеге бирә торган пьеса язылуын теләгән ул. Р. Латыйпов нигездә моңа ирешкән – спектакльдә төп герой Әхәт ролендәге И. Камалиев берничә җыр башкара, бию осталыгын да күрсәтә, ә инде гитара ата-бабадан килә торган җыр-моң символы буларак урын ала. Истәлекләргә бирелгәндә, күңеленә тынычлык эзләгәндә геройның аны әледән-әле кулга алуы да тормышның кызыктыргыч алдавычларына каршы куелуын аңлата.

Спектакль таныш көнкүреш вакыйгасы белән башлана. Әлфия (Энҗе Камалиева) белән Әхәтнең уллары Азат (Искәндәр Низамиев) өйләнергә йөри. Шуңа бәйле туй үткәрү өчен шактый күләмдә акча табу мәсьәләсе калка. Ул исә, гадәттәгечә, ир белән хатынның үзара әйткәләшүе, хәтта ирне булдыксызлыкта, акча таба алмауда гаепләү белән тәмамлана. Әхәт, аптыраганнан, улы Азатның компьютерда уйнавын карап тора һәм ... кереп «бата». Төп вакыйга уен бәйлелегенә эләккән Әхәтне бу «авырудан» коткару юлларын эзләүгә кайтып кала. Әхәткә ярдәм итәбез дип килүчеләр асылда үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар буларак, автор хакимият кешеләренең бушлыгын, әйләнәтирәдә аферистлар артуын, полиция хезмәткәрләренең, законга ышыкланып, гади кешеләр проблемаларыннан читләшүен ачу омтылышы ясый. Шул рәвешле, заманның гаять актуаль мәсьәләләре сәхнәгә чыгарыла һәм режиссёр белән театр коллективы шуларга җавап эзли. Сәхнә бизәлеше гадәти авыл йортын хәтерләтсә дә, рәссам аны төрледән-төрле уен кораллары белән баеткан. Ә инде уртада һәм биектә Әхәтнең яраткан уен коралы гитара эленеп тора. Хуҗасының сәнгатькә омтылышы гына өйдә рухи аңлашуны, үзара җылылыкны саклый алмый. Э. Камалиева героеның, очны очка ялгау өчен, берничә урында эшләве, матди кыенлыклар, заман шаукымы буларак уен коралларына да акча чыганагы итеп каравы нәтиҗәсендә бу йортта шыксызлык хөкем сөрә. Спектакль өйләнешергә җыенган Азатның сөйгән кызы Зөлфияне (Ләйсән Большова) әти-әнисе белән таныштыру максатында өйләренә алып кайтуы белән башлана. Мәхәббәт хисе ташып торган геройларны күрергә өмет иткән тамашачы сагаеп кала, үзара мөнәсәбәтләрдә ул сизелми, бәлки ярату имитациясе генә бар. Азат ролендәге И. Низамиевнең кыска һәм тар чалбардан йөрүе, кызның һәр сүзенә баш кагып, аның көеннән генә торуы ук егет турында «пешмәгәнлек», яшүсмерлек халәтеннән чыгып җитмәгәнлек хисе калдыра. Зөлфия ролендәге Л. Большова исә, киресенчә, бөтен нәрсәгә исәп-хисап белән караучы кыз булып күренә, өйләнешкәнче үк егетне үз кубызына «биетә» башлаган ул. Телефоннан үзенә затлы машина алуларын ишеткәч, бу өйгә нигә килгәнен дә онытып, барысын да ташлап, чыгып йөгерүе дә шуны раслый. Без инде балаларның, яшүсмерләрнең гаджетлардан аерыла алмавына ияләшеп киләбез бугай. Бу зәхмәт өлкәннәрне дә үзенә тартып ала икән. И. Камалиев герое моны үзе сизми дә кала. Ул уен кораллары төзәтүче оста, сәнгать ярата, шунда җанына рәхәтлек таба. Башкаларның аның хезмәтеннән файдалануларына да исе китми. Ә инде әйләнә-тирәсенең пычраклыгыннан әрнегәндә кулына гитара ала. Атасыннан мирас булып калган әлеге уен коралы ирнең серләрен уртаклаша, җанына тынычлык бирә. Гомумән, гитара спектакльдә Әхәтнең рухи дөньясы матурлыгы символы булып тора. Җырларның күп булуы спектакльне бизи, билгеле, шулай да алар күңелгә көчле тәэсир итми, һәрхәлдә мин музыкаль бизәлештән канәгать калмадым. Компьютер уены белән мавыгып киткән Әхәт башка дөньяда яши башлый. Вакыйга дәвамында моннан котылу юлы эзләнсә дә, сәбәбен ачу мәсьәләсе читтәрәк кала. Ә бит И. Камалиев герое бу тормышта сәләтенең, эшенең тиешенчә бәяләнмәвеннән, аны аңламауларыннан иза чигә. Хыялында тудырган рәхәтлекне ул әлеге уенда таба. Уеннан аерсалар, матур курчагын тартып алган балага охшап кала: кычкыра, җикеренә, тузына. Ә инде уенга утыру вакыты җиткәч, ул үзгәрә, аңа көч-ышаныч килә, романтик хыял дөньясына омтылып, биеп яисә җырлап та җибәрә. Баштагы шактый таныш, билгеле күренешләргә бәйле сүлпән тамаша, сәхнәгә авылның җирле үзидарә җитәкчесе Зәмзәмия (Лилия Низамиева) керү белән үзгәрә. Ул үзе белән чын мәгънәсендә комедиячел рух алып керә. Л. Низамиева героеның үзгә бер эчке тавыш белән сөйләшүе, беркатлылыгы, үзен һавалы тотуы, власть кешесе буларак күрсәтергә тырышуы белән бары көлке тудыра. Зур булмаган штрихларда ул чор тибы буларак ачыла. Г. Абитованың Күрәзәчесе — чын мәгънәсендә заман аферисты. Аның өчен акчадан башка бернинди кыйммәтләр юк, шуңа да ул күзен дә йоммыйча теләсә нинди ялган-алдауга бара алган кебек, теләсә кем аша атлап та чыга ала. Әминә Галиева полиция хезмәткәренә хас корылыкны, битарафлыкны уңышлы ача.

Мәскәүдән килгән Малышева ролендәге Г. Фазылҗанова һәртөр алып баручыга һәм, аларга ышанып, мәгънәсез эш-гамәлләр кылучыларга карикатура иҗат итә. Ниһаять, спектакльдә каршылык иң югары ноктасына җитә. Компьютердагы «танк сугышы» уенында генерал дәрәҗәсенә ирешү өчен, Әхәт читтәге башка уенчыларны үзенә чакыра. Әмма хатыны Әлфия һәм улы Азат бу хәлгә түзә алмыйча, җитди каршылык туа. Аларның әрнүле, күз яшьле сүзләре уенчыларга да барып җитә. Төрле исем-тәхәллүс белән аталучы уенчыларның, төрле сәбәпләр аркасында эшсез калып, кая барып бәрелергә белмәгән «үзебезнең татарыбыз» булуы ачыклана. Нәтиҗәдә бергәләшеп, Әхәтне әлеге уен «сазлыгыннан» тартып алуга ирешәләр. Шуны гына көткәндәй, өйгә әйләнеп кайткан Азат белән Зөлфия туйны зур чыгымнарсыз, әмма истә калырлык итеп, әтисе теләгәнчә, табигать кочагында үткәрергә теләүләрен белдерә. Билгеле, мондый «бәхетле» финал билгеле бер ясалмалылыкка китерә. Әмма пьеса авторы Р. Латыйпов һәм режиссёр Р. Әюпов моңа махсус баралар. Аларның теләге, комедия иҗат итеп, тамашачы күңелендә һәртөр авырлыкны җиңеп чыгарга мөмкин дигән өмет-ышаныч тудыру. Уен белән яшь егет Азат мавыгырга тиеш иде кебек, бу «рольне» исә өлкән яшьтәге ата башкара. Аны бу бәйлелектән коткаручылар максатында кертелгән «муниципалитет» Зәмзәмия, полиция хезмәткәре, Күрәзәче, телевидение алып баручысы Малышева кебек катнашучылар тормыштагы мәгънәсезлекләрдән көлүгә хезмәт итә. Әлеге көлү үз-үзебездән, аерым эш-гамәлләребездән көлү булып яңгырый һәм шуның белән эстетик вазифасын үти. Шулай да текст аерым кимчелекләрдән азат түгел. Төп геройның гитарачы булуы хупланса да, аны ата-баба традициясен дәвам итү символы буларак тәкъдим итү бераз сәер яңгырый. Гитара татар моңын тамашачыга җиткерә алмый, шуңа да бабайлар гармунда, курай-кубызда, яңа заманда скрипкада уйнаган. Беренче күренешләрдә үз рәхәтлекләрен генә кайгыртучы яшьләрнең соңгы күренештә үзгәрүе дә тиешенчә дәлилләнми, моңа этәргән сәбәпләр булырга тиеш бит. Ә алар юк, шуңа яшьләр автор һәм режиссёр теләге белән хәрәкәт итә дигән фикер кала. Төп герой Әхәтне компьютердагы уенга бәйлелектән «уенда җиңелү аркасында котылды» дип аңлату да сораулар калдыра. Пьесаның жанрына да ачыклык кертү сорала. Спектакльдә көлү шактый урын алса да, фаҗигалелек тә җитәрлек. Компьютерга, гаджетларга бәйлелек заман чире, бер афәт булып тора, шуның аркасында гаиләләр таркалу, хәтта кеше гомерләре өзелү мисаллары да җитәрлек. Шуңа да бу вакыйгаларны трагикомедия поэтикасына буйсындыру үзен аклар иде. Спектакльнең пьеса авторы өчен беренче «чирканчык» булуын исәпкә алсак, әлеге тәкъдимнәр турында алдагы иҗатында уйланмый калмас. Гомумән, Кариев театры тамашачыга гыйбрәтле спектакль тәкъдим итә. Аны сәхнәгә куючылар, заман проблемалары турында бергәләп уйларга, фикер алышырга, нәтиҗәләр ясарга чакыра. Фаҗигалелек һәм көлкелелек үзара үрелеп барган тамаша озын гомерле булсын дигән теләктә калам.

Фото: Рәмис Нәҗмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк