Логотип
Журналда укыгыз

Эльмир Низамовның яшәү көче

2020 елның декабрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә тарих битләрендә тәүге тапкыр музыкасын яшь Казан композиторы Эльмир Низамов иҗат иткән «Алтын Казан» исемле татар мюзиклының премьерасы уза. Күптән түгел генә Эльмир Россия президентының мәдәният өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды. Әңгәмәбездә без композиторның тормыш һәм иҗат юлын төрле яктан ачарга тырыштык.

2020 елның декабрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә тарих битләрендә тәүге тапкыр музыкасын яшь Казан композиторы Эльмир Низамов иҗат иткән «Алтын Казан» исемле татар мюзиклының премьерасы уза. Күптән түгел генә Эльмир Россия президентының мәдәният өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды. Әңгәмәбездә без композиторның тормыш һәм иҗат юлын төрле яктан ачарга тырыштык.

– Эльмир, сез нәсел шәҗәрәгезне беләсезме? Әби-бабаларыгыз кем булган? Әти-әниегез нәрсә белән шөгыльләнә?

Кызганыч, мин нәселемне яхшы беләм дип мактана алмыйм. Әти ягыннан да, әни ягыннан да әби-бабаларымны кечкенә чакта ук югалттым. Исән булсалар, нәселебез хакында алардан күбрәк сораштырып калырга теләр идем, ләкин андый мөмкинлегем инде юк. Аларга бәйле документ, фотосурәт һәм хатлар да калмады диярлек. Әтинең дәү әтисе мулла булган, шуны беләм, ул бабамның абыйсы да Әзербайҗанда укыган. Бабай үлгәндә әтигә нибары 14 яшь булган. Әниемнең әтисе Солтангәрәй Мәхмүтов мәктәптә укытучы булган, бабайның куллары алтын иде, бик оста булган дип сөйлиләр. Әти ягыннан әбием Бибиәсма берүзе 6 бала үстергән, алар бик зур умарталык асраганнар, ул әле дә бар. Әти-әнием гомер буе заводта эшләделәр. Әнием инде лаеклы ялда, әти гимназиядә каравылчы булып эшләп йөри. Бертуган абый-апаларым юк.

– Бала чагыгыз кайда үтте, шул хакта сөйләп китегез, зинһар. Сез нинди мохиттә тәрбия алдыгыз?

Мин Ульяновск шәһәрендә туып үстем һәм 19 яшемә кадәр шунда яшәдем. Без үз йортыбыз белән тордык, бакчабыз һәм мунчабыз бар иде.

Йортны ничек салуыбызны бик яхшы хәтерлим. Өй түрендә бик зур чып-чын мич тора иде, аны ягарга күпме көч куя идек. Хәзер инде, мөгаен, андый мичләр авылларда да калмагандыр. Мин бик дус һәм күпмилләтле мохиттә үстем. Беренче дүрт сыйныфны мин мәдрәсәдә укыдым, аннан инде гади мәктәптә, шул ук вакытта параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә белем алдым, 9 нчы сыйныфтан соң музыка училищесына укырга кердем. Иң мөһиме, тормышымдагы иң зур уңышым яхшы укытучылар эләкте, бигрәк тә музыка мәктәбендә, училищеда һәм консерваториядә. Минем хәзерге яшәү максатларымны билгеләргә ярдәм иткән кешеләр дә алар булгандыр, бәлки.

– Тормышыгызның кайсы мизгелендә сез үзегезнең композитор булуыгызны аңлап алдыгыз?

Мин моны иң баштан ук аңлап алган идем дисәк тә була. Белем алуымның беренче өч елында мин бары тик фортепианода уйнарга өйрәнергә теләгән идем. Ләкин белем алу белән параллель рәвештә мин көйләр дә иҗат иттем. 14 яшемдә Ульяновск өлкәсендә үткәрелгән зур музыкаль конкурста җиңү яуладым, Гран-При алдым һәм гомеремне музыка иҗат итүгә багышларга теләвемне аңладым шул булгандыр үземне композитор буларак тануым.

– Әгәр кеше 14 яшендә үк үзен композитор буларак тоя һәм көйләр иҗат итә икән, консерваториядә тагын 5 ел белем алу нигә кирәк булды?

Композиторның эше дә, күп кенә иҗади һөнәрләргә хас булган кебек, интуиция һәм һөнәрдән гыйбарәт. Өч ел музыка мәктәбендә алган гыйлемең сиңа интуитив рәвештә көйләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә, ләкин, һөнәрең булмый торып, симфоник оркестр өчен симфония иҗат итә алмас идең, балет һәм операны бигрәк тә. Консерваториядә нәкъ шуңа өйрәтәләр дә. Гениаль тема иҗат итәргә өйрәтеп булмый, билгеле, әмма ләкин аны үстерергә, зур бер әсәрне формага салырга, музыкаль драматургия төзергә һәм оркестр белән идарә итәргә өйрәтә алалар.

– Иҗатыгызда нинди стильләргә өстенлек бирәсез? Сезнең музыкада Ауропа стильләре белән милли традицияләрне саклап калу ни рәвешле бергә үрелеп бара?

Композитор булу үзеннән үзе сине ауропача фикер йөртергә мәҗбүр итә. Композитор фигурасы юкка гына Шәрык дөньясында түгел, Европада барлыкка килмәгән бит. Шәрыкта музыкант һәм җырчы фигурасы өстенлек итә алар үзләренә кадәр иҗат ителгәнне уйнаучылар. Композитор исә үзенең музыкаль дөньясын иҗат итә, шул ук вакытта ул үз милли традицияләренә дә таянырга мөмкин. Мәсәлән, Чайковский, Григ, Лист, Шопен һәм күп кенә башка композиторлар шулай эшләгән. Татар музыкасында да күп кенә классикларыбыз да шулай эшли торган булган. Сәйдәшев Ауропа жанрларын ала торган булган: вальс, марш һ.б., аларны татар интонациясенә салып, Сәйдәшевның кабатланмас музыкаль дөньясы барлыкка килгән. Җиһанов, Яхин, Монасыйпов һәм башкалар хакында да шулай дияргә була. Уйлавымча, мин дә шулайрак эшлимдер, мин милли традицияләр белән дөньяви музыка казанышларын берләштерүнең үз алымнарын эзләп табам.

– Ютубта 4-5 яшьлек балалар да техник яктан шактый камил рәвештә музыка уен-коралларында уйнаган роликлар бихисап, шул исәптән фортепианода. Алар ни арада моңа өйрәнеп өлгерәләр? Ана карынында ук белеп тумыйлардыр бит?

Хәзерге балалар бөтенләй башка, диләр бит. Үзем берни әйтә алмыйм. Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Уйлавымча, бу даими эшчәнлек нәтиҗәседер. Иң мөһиме, балага ул шатлык китерә торган булсын, мәҗбүриләү һәм ирексезләү нәтиҗәсе түгел.

– Татарстан халык шагыйре Ренат Харис белән берлектә сез «Көзге» монооперасын, «Кара Пулат» операсын һәм «Алтын Казан» мюзиклын иҗат иттегез. Сез аның белән кайчан һәм ничек таныштыгыз?

Һәр кешенең тормышында шундый тәкъдиргә язылган очрашулар була торгандыр инде. Ренат Мәгъсумович белән танышуыбыз да минем өчен шундый очрашуларның берсе булды. Безне минем туган көнемдә консерваториядәге профессорым таныштырды. Минем иң зур музыкаль сәхнә әсәрләре дә Ренат Харис либреттоларына иҗат ителгән. Моннан тыш, без аның белән бик күп җырлар да иҗат иттек. Аның шигърияте миңа көчле илһам бирә. Шушы еллар дәвамында без Ренат Харис белән бик дуслашып киттек, ул гына да түгел ул миңа үз бабам кебек. Минем бер әби-бабам да исән түгел, башка кешеләр әби-бабасына шалтырата торган чакларда мин Ренат Хариска шалтыратам. Ул минем белән иҗади һәм тормыш тәҗрибәсен уртаклаша, ә аның тәҗрибәсе инде байтак. Минем өчен бу бик мөһим.

– Әле яшь булуыгызга карамастан, сез инде күренекле һәм исем яулаган композитор. Данлыклы булуыгыз сезгә ничек тәэсир итә? Борис Пастернакның данлыклы бер шигырендә: «Күренекле булу матур түгел», – диелгән.

Һәр иҗат кешесе гасырлар дәвамында телгә алынырлык әсәр иҗат итәргә тели. Минем өчен тагын да мөһимрәге үз чорымда яшәгән кешеләрне музыкам ярдәмендә селкетеп җибәрергә телим. Тарихка кереп калырлык буламы-юкмы, анысын инде Аллаһ кына белә. Син үзеңә тиешлесен намус белән эшлә дә, ни күрәсе булса булсын.

Минемчә, Пастернакның әлеге шигырендә дан-шөһрәт иҗат кешесенең үз максаты булырга тиеш түгеллеге хакында әйтелә. Ягъни ул иҗатның нәтиҗәсе булырга мөмкин, ләкин төп максат түгел. Шул ук вакытта синең тырышлыгыңны күреп, күтәреп алучылар булганда иҗатта да яңа юнәлешләр ачыла, эш дәрте өстәлә кебек.

– Сез дингә карата нинди мөнәсәбәттә?

Дин ул кешелек мәдәнияте һәм тарихының аерылгысыз зур бер өлеше, дөньяны танып белүнең бер формасы, без яшәгән чынбарлыкны шәкелләштерүдә ул төп нигезне тәшкил итә. Әмма ләкин дин ул Аллаһ түгел, ә Аллаһ ул дин түгел. Мин мәдрәсәдә укыган вакытта миңа 8 яшь иде, мин укытучыма ул чакта сорау биргән идем: Аллаһның барлыгын мин кайдан һәм ни рәвешле белергә тиеш? Ул миңа хикмәтле генә итеп, әмма төп-төгәл җавап биргән иде: «Һәркемнең тормышында шундый бер мизгел була: нәкъ шулвакыт ул Аның барлыгына чын күңелдән ышана». Һәм мондый мизгелләр минем тормышымда да бик күп булды.

– Сәнгатьнең ни икәнлегенә ничек төшендегез?

Мин аңа бернинди билгеләмә дә бирмим. Компасның ничек эшләгәнен беләсезме? Аның нәрсә күрсәткәнен генә күрәбез бит. Минем өчен сәнгать ул акыл белән аңларга кирәк булган нәрсә түгел. Ул синең эчке компасың сыман синең өчен нәрсәнең сәнгать, ә нәрсәнең сәнгать түгеллеген күрсәтә. Шул ук вакытта ул компасның нинди өлешләрдән торуын һәм ничек эшләвен мин белмим. Күптән түгел генә шундый бер фикер ишеткән идем: сәнгать ул трамплин гына, әмма кеше үзе аңа очып керергә тиеш. Сәнгать аны кабул итүчегә бик нык бәйле. Ниндидер бер конкрет иҗат җимеше кемнедер очарга этәрергә мөмкин, ә кемгәдер берничек тә тәэсир итми.

– Пётр Ильич Чайковский хатларының берсендә сәнгать чынбарлыгы белән тормыш чынбарлыгын бергә бутарга ярамый дип язган булган. Ә сез ничек уйлыйсыз, килешәсезме?

Биредә Чайковский чынбарлык дигәннән нәрсә күз уңында тотып әйтүен аңларга иде. Уйлавымча, бүгенге көндә монда сәнгатьнең чамадан тыш табигыйлеге хакында сүз барадыр. Сәнгатьтә нәрсәнең яраганлыгы, ә нәрсәнең ярамаганлыгы моны кеше үзе карар кыла. Иң мөһиме ул тәэсир, мәсәлән, музыка сәнгатенең тыңлаучыга булган тәэсире. Кайчак сәнгатьтәге ачы чынбарлык ул тормыш чынбарлыгындагы тәмсез дару яки авырудан вакцина сыман. Шуңа да мин алай кискен фикердә булырга кирәк, дип уйламыйм. Барысы да рөхсәт ителә. Шул ук вакытта сорау туа: монда талантның катышы никадәр дә, ул моның белән нәрсә әйтергә тели.

– Сәнгатьнең билгеле бер максаты бармы?

Комда уйнап утырган балачаганың максаты нидән гыйбарәт? Ул бер үк вакытта дөньяны да танып белә, үзен дә чагылдыра. Әлбәттә, сәнгатьнең иҗтимагый максаты да бар дөньяны яхшы якка үзгәртү, сәнгатьченең омтылышларын канәгатьләндерү һ.б., ләкин иң мөһиме ул үзен чагылдыру һәм дөньяны танып белү. Танып белүнең фәнни ысуллары булган кебек, иҗади ысуллары да бар.

– Сәнгать җәмгыять алдында җаваплымы?

Иҗат кешесе ул бары тик үзе һәм үзенең таланты алдында җаваплы. Әгәр дә без җәмгыять алдында ниндидер бурычлары һәм җаваплылыгы бар дип әйтәбез икән, димәк, җәмгыять аңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә алыр иде. Минемчә, бу мөмкин түгел. Инҗилдә юкка гына адәм баласының Раббысына охшатып яратылуы хакында искәртелмәгән. Шуңа да барлыкка китерергә, яратырга ашкыну ул кешене кеше итә торган нәрсә.

– Сез кайчан да булса хезмәттәшләрегезнең яки танышларыгызның көнчелеген тойганыгыз булдымы?

Көнчелек дигәннән, мин һәрчак борынгы юнан тарихчысы Геродотның сүзләрен искә алам: жәлләрлек кеше булганчы, көнләшерлек кеше булуың хәерлерәк. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем беркемнең дә миңа көнчелек белән каравын сизмим. Киресенчә, мин якыннарымның, дус-иптәшләремнең, музыкантларның һәм тыңлаучыларымның бик зур мәхәббәтен тоям. Ул миңа алга таба хәрәкәт итәргә көч бирә.

– Мәхәббәт нәрсә соң ул? Әйтик, «Алтын Казан» мюзиклында мәхәббәт темасы зур урын алып тора.

Ул  яшәү көче. Ул бу дөньядагы барлык тереклекне барлыкка китерүче энергия. Яратусыз берни мөмкин түгел.

– Нигә хатын-кыз композиторлар шулкадәр аз? Пахмутова, Лядова, Гобәйдуллина, Ахиярова. Башка күренекле хатын-кыз композиторларны мин әйтә дә алмыйм. Ә XIX гасыр композиторлары арасында алар бөтенләй булмаган.

Чөнки җәмгыять һәрвакыт патриархаль булган. Хатын-кызның төп функциясе ул ана булу һәм гаилә үзәгендә тору булган. Әле ХХ гасырда гына хатын-кыз ирләр белән бертигез рәвештә гыйлем алу мөмкинлегенә ирешкән. Шуннан соң гына күренекле хатын-кыз композиторларыбыз барлыкка килә башлады.

– Нигә соң алар шулкадәр аз? Бер карасаң, музыка мәктәпләрендә укучыларның күпчелеге кыз балалар бит.

Хатын-кызның төп роле әни булуга кайтып кала, ә композиторлык һөнәре читләшү, ялгыз калуны таләп итә. Боларны берләштерү бик кыен.

– Сез хәзерге көн проблемалары хакында нәрсә әйтә аласыз?

Минемчә, бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе безнең пост-правда (чынбарлыктан тыш) һәм хаос чорында яшәвебез. Мәгълүмат, яңалык, вакыйгалар шулкадәр күп, кеше кемгә һәм нәрсәгә ышанырга белми. Чикләр бозылган сыман, бернинди критерийлар калмады. Юнәлешне халык һәм социаль челтәрләрдәге подписчиклар саны билгели, профессионал берлек түгел. Бәлки бу кешелек дөньясы омтылган демократиядер, ләкин без әлеге формага әле ияләшеп бетә алмыйбыз. Бәлки алай да түгелдер. Минем бу сорауга җавабым әлегә юк. Моны вакыт кына күрсәтер инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк