Логотип
Журналда укыгыз

Күңелем яшь әле

Һәр төбәкнең, авылның горурланып сөйли торган күренекле кешеләре, шәхесләре була. Үзләренең эш-гамәлләре, яшәешләре белән дан казанган, чиксез хөрмәткә ия булган талант ияләре яши Сарман ягында. Шундый кешеләрнең берсе – районыбызның Иске Имән авылында яшәүче, үзенең гомерен җыр сәнгатенә багышлаган оста гармунчы Фатыйма апа Гайнемовалар гаиләсе. Талантлы кеше һәр яклап та талантлы диләр бит. Бу сүзләрнең хаклыгына, алар гаиләсенә карагач, тагын бер кат инанасың. 

Гөлфирә Дөлмиева

Һәр төбәкнең, авылның горурланып сөйли торган күренекле кешеләре, шәхесләре була. Үзләренең эш-гамәлләре, яшәешләре белән дан казанган, чиксез хөрмәткә ия булган талант ияләре яши Сарман ягында. Шундый кешеләрнең берсе – районыбызның Иске Имән авылында яшәүче, үзенең гомерен җыр сәнгатенә багышлаган оста гармунчы Фатыйма апа Гайнемовалар гаиләсе. Талантлы кеше һәр яклап та талантлы диләр бит. Бу сүзләрнең хаклыгына, алар гаиләсенә карагач, тагын бер кат инанасың. 

Сагынуымны яңартасың
Көн саен
Иске Имән,
Син булганда гомеремне
Заяга узды димәм.
 

Әлеге шигырь юллары улы, авылдашыбыз Флүр абый Гайнемовның якташ шагыйребез Дамир абый Гарифуллин сүзләренә язылган җырыннан. Туган ягына булган сагыну, чиксез ярату хисләре аның күңелендә моң чишмәсенә юл ача.

Өздереп гармунда уйный, матур итеп җырлый Флүр абый. Җырмоңга мәхәббәте аңа кечкенәдән, әнисе Фатыйма апаның бишек җырлары аша күчкәндер мөгаен. Әтиләре Бикмөхәммәт абый, әниләре Фатыйма апа да районда талантлы кешеләр була. Олыгайган көннәрендә дә кулларыннан гармун төшми аларның. Район, авыл күләмендә узган бер генә мәдәни чара да алар катнашыннан башка узмый. «Тукай совхозы» булган чорда ветераннар ансамбле белән районда җиңүгә ирешеп, башкалабыз сәхнәсен яулап кайта авылдашларыбыз. Бик көчле рухтагы, нык оешкан ансамбль була ул, анда совхоз директоры Т. Сафин үзе башлап йөри.

Җырлы гаиләдә туып-үскән балаларның барысының да сәнгать юлына тартылуы гаҗәп түгел. «Без гаиләдә алты бала үстек. Әтиебез Бикмөхәммәт белән әниебез Фатыйма үзләре дә гармунчы, җырчы булгач, безгә җыр-моңга мәхәббәтне бишектән тәрбияләделәр. Шуңа күрә барыбыз да сәнгатькә тартылдык. Үзебез генә түгел, балалар, оныклар да шушы юлдан тайпылмый», – ди кызлары, үзе дә гомерен балаларга музыкаль белем бирүгә багышлаган талантлы педагог, оста баянчы Вәзирә апа.

Өлкән уллары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов та гомерен сәнгать белән бәйләгән, шушы моңга тартылу көчен буыннан-буынга күчереп бара. Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфны укыганнан соң, Нөркәй урта мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый. Җыр-моңга мәхәббәте аны Алабуга мәдәни агарту училищесына халык уен кораллары бүлегенә укырга кертә. 1966-1969 елларда Совет Армиясе сафларыннан кайткач, Түбән Кама шәһәрендә музыка училищесында белем ала. Булачак тормыш иптәше Рәзинә белән «Төзүчеләр» клубында очрашалар. Шәһәрнең агитбригадасында, үзешчән сәнгатьнең актив катнашучысы була ул. 1971 елда гаилә корып, озакламый Түбән Кама сәхнәсендә Рәзинә апа белән дуэт җырлый башлыйлар. 1972 елда гаилә башлыгы «Нефтехимик» клубының «Яшьлек» җыр-бию ансамблендә баянчы булып эшли башлый.  1974 елда шәһәрдә беренче милли уен кораллары ансамблен җитәкли. 1975 елда әлеге ансамбльгә  «Халык ансамбле» исеме бирелә. «Радуга» вокаль-инструменталь ансамбле 1979 елдан «Ләззәт» дип йөртелә башлый. Шәһәркүләм бәйрәмнәрдә катнашып киләләр. 1983 елдан «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәләре дип атала. 1988 елда коллектив халык ансамбле буларак таныла. 1982 елда Гайнемөхәммәтовларның гаилә ансамбле «Сандугачлар оясы» исемен ала. 2010 елда «Халык ансамбле» дәрәҗәсенә күтәрелә.

Татарстанның мәдәниятенә һәм сәнгатенә керткән саллы өлеше өчен 1990 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.

Җыр-моңга гашыйк гаилә Сабантуйларның йөзек кашы. Флүр абый җырлар яза, иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзасы, 2008 елдан «Талир тәңкә» ветераннар ансамблен җитәкли. Гайнемөхәммәтовларның моң дәрьясында үскән Ирек, Иркә бүгенге көндә үзләре танылган иҗат кешеләре.

Ирек, әтисе кебек, төрле уен коралларында уйный, халык бәйрәмнәре, ял кичәләре оештыра. Иркә искиткеч оста скрипкачы, көйләр яза, курайда, клавишалы уен коралларында уйный. 2015 елда сольный альбомын чыгара. Ул «Super tatar» халыкара фолк-рок группасының башлап җырлаучысы. Киленнәре Эльмира да матур җырлый, сәнгать җанлы шәхес. Оныклары Энҗе, Айзилә, Азамат та гаилә ансамбленең яшь башкаручылары, уңышларга ирешкән оста җырчыбиючеләр.

Гаиләдә икенче кыз – Флүрә  апа да оста гармунчы. Авыл, район  күләмендә узган чараларда гына катнашып калмыйча, республика буенча уздырылган күп санлы бәйгеләр җиңүчесе дә ул: 2015 елда Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесендә 1 дәрәҗә дипломга, 2017 елдагы Түбән Кама шәһәрендә узган бәйгедә 3 дәрәҗә дипломга лаек була. 2018 елда Фәйзулла Туишев исемендәге «Уйнагыз, гармуннар!» республика фестивалендә катнашып лауреат була.

Уллары Әнүр дә оста гармунчы, кеше күңеленә үтеп керерлек итеп халкыбыз көйләрен башкара. Яр Чаллы шәһәрендә җырчы Г.Сафин оештырган «Безнең җырчы» бәйгесендә Сарман районы данын яклап, чыгыш ясый һәм лауреат исеменә лаек була. Оныклары Рузанна да оста җырчы. Төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый.

Кызлары Мөнирә апа мандолинада искиткеч зәвыклы итеп халкыбыз көйләрен башкара.

Бүгенге көндә Фатыйма апа кызы Вәзирә тәрбиясендә яши. Авыл, район, республика күләмендә узган гармунчылар бәйгеләренең актив катнашучылары алар. Фатыйма апа 2016 елда Биектау районында узган «Иске Казан Түгәрәк уены»нда катнашып, 3 дәрәҗә дипломга лаек була. Районда узган «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленең дә актив катнашучысы, җиңүчесе ул Фатыйма апа. Инде өлкән яштә булуына карамастан, кулыннан гармуны төшми.

«Күңелем яшь кала минем, әле йөри алганда, бәйгеләрдә катнашырга инде», – ди ул.

Әйе, кайчан килеп керсәң дә, хәл-әхвәлен белешүгә, Фатыйма апа кулына үзе белән бергә картайган яшьлек дусты – истәлек гармунын ала. Абыйсы сугышка киткәндә, ат арбасына утырып, район үзәге Сарманга җиткәнче, юл буе гармунда уйнап бара. Аннары ул гармунны сеңлесе Фатыймага тапшыра. «Мә, уйна, сеңлем, сиңа калдырам», – ди. Уйный Фатыйма апа гармунда. Гомере буена: кайгыда да, шатлыкта да гармунны кулыннан төшерми ул. Фатыйма апа гармунын сузып җибәрсә, шау чәчәккә баткан нурлы йортка моң тула, күңелнең иң нечкә кыллары тирбәнә башлый. Шулай булмыйча, ачык йөзле, киң күңелле Фатыйма апа гармунын уйнап, безне моң дәрьясына алып кереп китә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Балалары, онык, оныкчыклары да дәү әбиләре, бабайлары сызган сәнгать, моң юлыннан тайпылышсыз алга баралар. Юкка гына аларның гаилә ансамбле «Сандугачлар оясы» дип аталмагандыр.

Искиткеч талантлы гаилә ул Фатыйма апа Гайнемовалар гаиләсе. Аларны бер-берсенә карата хөрмәт, халык мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә булган мәхәббәт берләштерә.

Без шундый талантлы, милли сәнгатькә гашыйк авылдашларыбыз булуы белән чиксез горурланабыз. Челтерәп аккан чишмә тавышларын, сандугачлар моңын тыңлап үскән буын – Фатыйма апа гаиләсенең җыр-моңга мәхәббәте киләчәктә дә сүнмәсен, күңелләрендә илһам дәрте сүрелмәсен, туган ягыннан көч алып, озак еллар иҗат итсен, аларга бары уңышлар юлдаш булсын иде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк