Логотип
Журналда укыгыз

Мин – театрымның җанатары

Гөлнара Абитова белән интервью.

«Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф.Шиллер) спекталендә – Луиза, «Башмагым»да (Т.Гыйззәт) – Сәрвәр, «Сандугачлар килгән безгә»дә (И.Юзеев) – Роза, «Хыялдагы дөнья»да (Ф.Галиев) – Лилия, «Тискәрегә авызлык»та (У.Шекспир) – Бианка, «Уеннан-уймак»та (Ш.Зәйни) – Сәрвиназ, «Кичер мине, әнкәй! »дә (Р.Батулла) – Гөлзирәк, «Кызлар-йолдызлар»да (Ш.Рәкыйпов) – Женя Руднева, «Тартюф»та (Ж.Б.Мольер) – Марианна, «Ут чәчәге»ндә (З.Хөснияр) – Миләүшә Бариевна, «Шәй бу! Шай бу!»да (К.Кәримов) – Ландыш, «Король лир»да (У.Шекспир) – Регана, «Мәхәббәт күгәрченнәре»ндә (В.Гуркин, Х.Ибраһимов тәрҗемәсендә) – Раиса Идрисовна. Г.Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың үз хезмәте белән җыйган рольләр бәйләмендәге образларның берничәсе генә бу. Сәнгать «аланында» аларның ниндие генә юк, ә исәбе кочагыңа сыймас. Янып, ялкынланып торганнары да, җанны иркәләп әкрен көйгә тирбәлүче нечкә күңеллеләре дә бар бу «аланда». Нәкъ Гөлнара ханымның үзе кебек – зәвыклы, романтик, ялкынлы, тынгысыз рольләр. Юбилее илә «Сәхнә» түрендә күрәсе килү теләге белән театрга эзләп килгәндә дә актрисаның кызган эш вакытына – рептициягә туры килдек.

– Гөлнара ханым, бүген ял көне, күпчелек кеше ял иткәндә дә сез эштә, иҗатта, театрда?

– Яллар безнең өчен чып-чын хезмәт көне ул! Тырышып-тырышып премьерага әзерләнеп йөргән мәлләребез! Мондый чакта ял тисә, ул да спектакльне уйлап уза. Бу халәтнең 30 ел дәвамында озата баруына шөкер генә итәм. Актриса булып халыкка хезмәт итүемә дә җәмгысе әнә шулкадәр вакыт узган.

– Хезмәт үлчәмендә – бу ярты гомер, шулай бит? Әйдәгез, иҗатыгыз чишмә булып таш ярган вакытка әйләнеп кайтык әле! Театрга мондый мәхәббәт кайчан һәм ничек уянды?

– Беләсезме, иң кызыгы – мин актёр хезмәтен беркайчан да үземә туры килә торган һөнәр дип уйламадым. Дөресен генә әйткәндә, хыялланырга да базмадым. Мин танылган татар театры артисткасы Алсу Гайнуллинаның иҗатына гашыйк идем. Әмма бу һөнәр минем өчен чынга ашмас, кул җитмәс хыял булып тоелды. Көннәрнең беркөнендә танылган татар басмаханәсе «Татарстан яшьләре» газетасында «театр училищесына студентлар туплыйлар» дигән игълан тормышымны үзгәртте дә куйды. Күрәсең, хыялымның миңа якынаюы иде – шул көнне үк театр училищесына укырга керергә карар кылдым.

– Һәм кердегез дә! Белүемчә, сез – Казан кызы, гаиләдә бердәнбер бала. Әти-әниегез бу адымыгызны ничек кабул итте?

– Әниемнең мине бик тә медицина өлкәсендә күрәсе килде. Ул үзе дә гомерен шул игелекле эшкә багышлаган кеше, әтием – заводта көч куйган. Иҗаттан ерак торсалар да, бердәнбер кызларының юлына каршы төшмәделәр. Башта кабул итү имтиханнарын үтүемне тыныч кына кабул итсәләр, соңрак, инде тәүге рольләремне уйный башлагач, бу миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт икәнлеген күреп, үсендереп торучыларым, тормыш мәшәкатьләренә ияреп, театрдан китәргә кирәк дигән карарга килгәндә дә, бу фикеремнән кире кайтаручыларым, «синең урының театрда, сәхнәдә» дип канат куючыларым – нәкь менә әти-әнием булды.

– Театрдан китәсе килгән вакытларыгыз да булдымы?

– Булды һәм бер генә тапкыр түгел. Бу уйлар күбесенчә тормыш мәшәкатьләре белән бәйләнеп килә иде һәм, бәхеткә, яраткан һөнәрем, театрым файдасына хәл ителә килде. Күрәсең, мин – театрым җанатары, ничә еллар буе иңне-иңгә куеп эшләүче коллегаларым кебек. Нинди авыр вакытларны үтсәк тә, шушы театрыбызның чын җанатарлары без.

–Авырлыклар һөнәр юлының башында да булгандыр, шулай бит, Гөлнара ханым? Шуларның берсе – тел мәсьәләсе. Сез – рус мәктәбен тәмамлаган Казан кызы, бу киртәне ни рәвешле атлап үттегез?

– Гаиләбездә фәкать татар телендә аралашсак та, әдәби телне начар белә идем. Бу «үзенчәлегем»не Рабит ага Батулла училищега керү имтиханын тапшырганда ук чамалап алды, шул көннән «марҗа кызы» дигән атаманы тагып та куйды үземә. Тик татар театры актрисасы буласым килү теләге бу киртәне дә көл итте.

– Тәүге рольләрегезне, иҗат юлының башын барлыйк әле. Театр училещесын тәмамлаган Гөлнара Илалиева (кыз фамилиясе – ред.) нинди иде ул?

– Кыю, максатчан, иҗат дәрте ташып торган, хыялларыннан күпер салырдай дәрман белән иҗатка чумган яшь кыз идем! Театраль тормышым зур рольләрдән башланмаса да, күңелемдә ул елларга карата хөрмәтем зур. Сагынып искә ала торган ялкынлы тормыш этабы иде ул. Гәрчә, тәүге театр пәрдәләрем бүген яратып хезмәт куйган Кариев театры бинасында ачылмаса да. Беренче чирканчыкны Рабит Батулла белән берничә остазым оештырган ШТМ студиясендә алдым. Репертуардагы кыска мәзәкләр белән Мәскәү, Санкт-Петербургка кадәр гастрольләргә чыгып китә идек. 1992 елдан башлап мин – Г.Кариев исемендәге мәшһүр Казан Дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы.

– Бу театрда тәүге ролегез нинди булды? Гомумән, бу чорда истә калган образларыгыз, күңелегезгә якты җеп булып сузылган рольләрегез бармы?

– Беренче ролем –Нәби Дәүлинең «Аучы» пьесасында Аю роле булды. Аннан «Уеннан уймак» (Ш.Зәйни) спектаклендә берьюлы өч рольне – Сәрвиназ, Зөбәрҗәт, Гөлфинәне, «Хыялдагы дөньяда» (Ф.Галиев) Лилияне яратып уйнадым. Шулай да арада иң күңелдә калганы – «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф.Шиллер) спектаклендәге Луиза образы булгандыр. Шулай ук «Мәхәббәт күгәрченнәре»ндәге Раиса Идрисовна аеруча күңелемә якын. Гомумән, күңелемә көчле хатын-кыз образлары якын, шундый рольләрне яратып башкарам.

– Зиннур Хөсниярның «Ут чәчәге» пьесасындагы Миләүшә Бариевна кебекме? Бик катлаулы, үзе үк көч сорый торган образ бит?

– Әйе, ул образны башкару җиңел булды димәс идем. Бер якта – көчле хатын-кыз образы булса, ярның икенче ягында – баласын упкынга төшкәнен күрә торып та, бернишли алмаудан гаҗизләнгән мескен ана образы. Премьера барган көннәрдә һәр чыгыш саен тетрәнеп кайтуымны хәтерлим.

– Шулкадәр рольгә кереп уйныйсыз! Мондый халәттә ничек тынычланасыз? Андый рольләрдән аерылганда авыр булмыймы?

– Кайчак чыннан да образга шулкадәр кереп китәсең ки, аннан җиңел генә аерылып булмый. Менә, мисалга, «Король лир» спектаклендәге Реглана образын алыйк. Гаярь, усал образым ич бу! Шул ролемны уйнап чыккан көнне автобуска да кашларымны җыерып, карашым белән пассажирларны сөзеп керәм. Аннан: «Тукта әле, син бит Реглана түгел, Гөлнара!» – дип, үз халәтемә кайтам.

Ирем, гаиләм, якыннарым янәшәмдә һәрвакыт терәк булып, җиргә төшереп торучыларым. Хәтта ирем кайчак киңәш-шелтә итеп булса кирәк: «Ул кадәр бирелеп уйнама инде, сәламәтлегеңне сакла!»дип куя. Нишлим, театр шундый урын инде ул, монда образ белән бербөтен булмыйча, аны тамашачы күңеленә җиткерү мөмкин түгел!

– Бу театр сезне тормыш иптәшегез белән таныштырган урын да бит әле! Язмышыгыз бүләге – пар канатлы булган урын. Ирегез – тәнкыйтьчеме, әллә куәтләүчеме?

– Икесе дә. Кирәк чакта үсендерә белә, шул ук вакытта кимчелекле якларымны да тәнкыйть утына тотарга мөмкин. Эшемә туры бәяне иң беренче булып ул бирә. Аның фикерен, бәяләмәсен көтеп алам, колак салам.

– Ә улыгыз, ул иҗатыгызны күзәтәме?

– Әлбәттә, әнисе буларак ул миңа теләктәш. Ләкин Гадел башка өлкә кешесе, аңа төгәл фәннәр дөньясы якынрак.

– Гөлнара ханым, уйнаган спектакльләрегез дисбесен сузсак, репертуарыгызда никадәр спектакль җыелган икән?

–Төгәл санаганым юк, алтмышкаякын ролем җыелгандыр дип уйлыйм.

– Бу сезнең өчен яхшы күрсәткечме?

– Юктыр, әлегә. Шөкер итәм, ләкин кимендә йөзгә тутырырга насыйп булсын!

– Амин, шулай булсын! Гөлнара ханым, сез талантлы, театр өчен күз өстендәге каш кебек кадерле актриса гына түгел, чибәр актриса да! Бу сыйфат сезне, миңа калса, җырлаучы, биюче артистларны кебек тагын да кыйммәтле, дәрәҗәле итә! Әйтегез әле, театр өчен чибәрлек – шулай ук ярты бәхетме ул?

– Килешәм, актриса өчен бу сыйфат мөһим. Матурлыкны саклау – безнең тагын бер хезмәтебез. Шәхсән моның өчен махсус нидер эшләмим, барысы да гадәти. Актив тормыш, позитив булуым, яраткан эшем, якыннарым – чибәр дисез икән – сере шундадыр!

– Театрыгызның мөхите үк яшьлекнең, матурлыкның сагында тора кебек. Яшь тамашачы театры исемен йөртүегез юкка гына түгелдер... Бүген театрларда аеруча «яшәрү» сизелә, килешәсезме?

– Бу шулай булырга тиеш дип саныйм. Яшьләр килү – сөенечле күренеш, табигый хәл. Алар белән без башка баскычка менәбез бит.

– Шулай да театр яшьләрне үстерү урыны гына түгел, алар монда тәрбияләнә дә бит... Сез бу күзгә күренми торган эштә катнашасызмы?

– Өйрәтеп түгел, әлбәттә. Яшьләрнең күбесе бик талантлы, кыю, амбициоз, үҗәт. Алар өйрәткәнне яратмый, киңәш сорап киләләр, ул чакта аткёрлык тәҗрибәм белән теләп булышам.

– Сезнең, бу театрда хезмәт куйган коллегаларыгызның тәҗрибәсе бәһасездер. Нинди авырлыклар үткән, үз бинагызга тиенмичә, иҗат утын сүндермәгән труппа бит сез!

– Шулай да ул елларның бер мизгелен дә алмаштырмас идем. Күпме яшьләремнең сәбәпчесе булса да, бу театрга мең рәхмәтлемен! Күрәсезме, хәзер нинди матур, мәһабәт бинада эшлибез, үз «өебезнең» ишекләрен ачуы башка, иҗат итүләре – үзе бәхет.

– Гөлнара Абитованы тамаша залында күрергә мөмкинме? Үз театрыгызга тамашачы буларак киләсезме?

– Әйе, һәрвакыт. Үзем уйнамаганда премьераларга һәрвакыт тамачашы буларак киләм, спектакльләрне ләззәтләнеп карыйм.

– Сезнеңчә театргы нинди тамашачы йөри: зәвыклымы, әллә...?

– Зәвыксыз тамашачы театрга йөрмидер дип уйлыйм. Безнең театрга белемле, сәнгатьне аңлый торганнары гына килә.

– Бүгенге татар театры турында фикерегезне ишетәсе килә?

– Бер генә теләгем – татар театры бетмәсен иде.

–Гөлнара ханым, һәр юбилей – ул ниндидер тормыш, эшчәнлек этабына берникадәр нәтиҗә ясау, үз-үзең алдында имтихан тоту. Сез шушы күркәм гомер бәйрәмегезне каршы алганда үзегезгә нинди бәя бирер, яисә билге куяр идегез һәм нигә?

– Төгәл «4»ле билгесе! Чөнки бишлелек эшлисе эшләр күп әле, Аллаһ насыйп итсен!

– Актриса Гөлнара Абитовага теләкләрне дә үзегездән теләтәсе килә...

– Сәламәтлек. Аллаһы Тәгалә үземә, якыннарыма сәламәтлек бирсен. Бу безнең өчен хәзер иң мөһим әйбер. Сәламәтлек булса, бар да булыр.

– Амин. Теләкләрегезгә кушылабыз! Юбилеегыз мөбәрәк булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк