Логотип
Журналда укыгыз

«Нью - Йоркта татар җырлары җырлыйм»

«Татар яшьләре Элвин Грей җырларын тыңлап, күбрәк татар музыкасы белән кызыксына башлады. Эстрадада биюле ритмик җырлар барлыкка килде, алар бик сыйфатлы эшләнгән, хәзер Россия эстрадасында да шул модада...»

СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКТАН БАШКА ҮСЕШ КИЧЕРӘ АЛМЫЙ

Лилиана Газизова – Латвиядә туып үскән татар кызы. Тормыш юлын ул музыка белән бәйли һәм бер дә ялгышмый: музыка аны булачак укытучысы Винера Ганиева, бөтендөнья татарларының «мәккәсе» – Казан шәһәре һәм яраткан тормыш иптәше Рушан белән очраштыра...

«Туган телне саклау әти-әнидән тора»

– Лилиана, чит илдә татар кызы булып үсәр өчен әти-әниегез күп тырышкандыр…

– Мин Латвия башкаласы Рига шәһәрендә татар гаиләсендә тудым. Әти-әнием тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районыннан, әмма «язмыш җилләре» аларны Латвиягә күченергә этәрә. 1981 елда әтием, Финат Газизов, армия сафларына алына. Ул Латвиядә чик буе гаскәрләрендә хезмт итә. Аннан соң Риганың милиция мәктәбенә, соңыннан Балтыйк халыкара академиясенең юридик факультетына укырга керә. Әтием һәрвакыт белемгә тартыла, күп укый, шигырьләр яза, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Минем әти 35 елдан артык Латвиянең Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куйды, узган ел лаеклы ялга чыкты.

Әнием, Зимфира Газизова, чын татар хатын-кызы буларак, һәрвакыт әти янында булды, өй җылысын саклады. Хәзерге вакытта шәхси компаниядә өлкән менеджер булып эшли. Юлия исемле бертуган сеңлем дә бар, аңа 30 яшь.

Сеңлем белән бер-беребезгә шулкадәр ияләштек, аерылышкач озак та үтми сагыныша башлыйбыз. Мин Казанга укырга киткәч, ул, мәктәпне бетереп, минем янга килергә сүз бирде. Юлия Казанга укырга килде, ул Казан дәүләт медицина университетын уңышлы тәмамлады, стоматолог белгечлеген алды, шәхси клиникаларның берсендә эшли.

Әти-әнием ярдәме белән балачактан халкыбызга, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәтебез артты. Без аларга бик рәхмәтле. Әтием өйдә татар телендә аралашуга каты торды. Юлия белән нигездә үзара русча яки латыш телендә аралаша идек, чөнки икебез дә латыш балалар бакчасына йөрдек, мәктәптә билингваль белем алдык һәм безгә шул телләр якын булды. Әти эштән кайткач, ул безнең белән татарча сөйләшә башлый иде. Сеңлебез белән туган телгә күчү авырлык тудырды, чөнки без татар телен начар белә идек.

Татар теленә кызыксыну уяту өчен, әти төрле конкурслар, уеннар уйлап тапты. Каникулларда Башкортстанга дәү әни һәм дәү әти янына кайтып тору да татар телен өйрәнүдә йогынты ясады. Без татар мохитенә чумдык, өлкәннәрнең ничек аралашуын тыңладык, сүзләрне истә калдырырга омтылдык.

Әти миңа ике яшьлек кызымны туган телеңә өйрәт дип, гел әйтеп тора. Хәзер Нью-Йоркта яшәп, кызым белән татар телендә аралашырга тырышам, аңа татар җырларын җырлыйм, татарча әкиятләр укыйм. Ул бераз аңлый башлады, кайбер татар сүзләрен әйтә белә. Үз тәҗрибәмнән шуны әйтә алам: күп нәрсә ата-аналардан, гаиләдән тора.

СССР таркалганчы Латвиядә 5 меңнән артык татар яшәгән. Хәзерге вакытта 3 мең татар яши, күбесе Ригада тора.

«Винера Ганиева язмышымда көтелмәгән бүләк булды»

– Музыка белән Казаннан кала, башка шәһәрдә дә шөгыльләнеп булыр иде… Казан һәм музыка сиңа нык тәэсир иткән ахры.

– Балачагымда бал биюләре, йөзү, теннис белән шөгыльләндем, спорт ярышларында катнаштым, мәктәп хорында җырладым, татар диаспорасы чараларында чыгыш ясадым.

8 яшьтә Яңа ел алдыннан сеңлем белән әти-әниләргә сюрприз әзерләргә уйладык, өй концерты әзерләдек. Россия эстрадасы йолдызларына пародия ясап, җырлап күрсәттек. Нәкъ шул вакытта әти-әниләр беренче тапкыр минем сәләтемне белеп алды. Әти безнең нәселдә гармунчылар да, җырчылар да бар дип сөйли. Әтием гармунда яхшы уйный, ә әбием халык җырларын искитмәле башкара.

9 нчы сыйныфта укыганда вокал буенча беренче профессиональ дәресләр ала башладым. Беренче остазым – Татьяна Березина, ул мине халыкара вокаль конкурсларына әзерләде. Шулай итеп, мин чит илләрдән килгән җырчылар белән бер бәйгедә катнашып җиңдем һәм призлы урыннар яуладым. Мисал өчен, «Хэлло, Юрмала!» телевизион бәйгесендә 15 илдән катнаштылар, миңа II урын бирелде, 10 мең евро бүләк оттым; «Новые звезды Раймонда Паулса» конкурсы финалисты булдым, шулай ук «Amberstar» һәм «Серебряный ключ Риги» халыкара яшь башкаручылар конкурсында җиңдем.

Конкурсларда чыгыш ясау тәҗрибәсе булганга күрә, мәктәпне тәмамлаганнан соң язмышымны музыка белән бәйләргә булдым. Бу адымны РФ һәм ТРның халык артисты, профессор Винера Ганиева белән көтелмәгән очрашудан соң сайладым. 2006 елда Ригада Винера Әхәтовна чыгышымны ошаткан һәм, минем мәктәпне тәмамлавымны белеп, Казанга музыка югары уку йортына укырга керергә тәкъдим итте. Шул ук елны мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем, аны уңышлы тәмамладым. Винера Әхәтовна язмышымда зур бүләк булды. Мин аңа чиксез рәхмәтле, ул миңа ышанды, дөрес итеп җырларга өйрәтте, бөтен җанын-тәнен бирде, яхшы киңәшләре белән ярдәм итте. Ул мине эше белән дә, кирәкле киңәшләре белән дә канатландырып, ярдәм итеп торды. Барлык укучылары да аны, яратып, «безнең әни» дип әйтә.

«Ирем белән без бик бәхетле пар!»

– Укуыңны тәмамлаганнан соң Казаннан күченеп китәсең килдеме? Казан үзенә тартмадымы, яки сәбәп башкадамы?

– Тиз генә күченеп китмәдем әле мин. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына хор артисты булып урнаштым. Театрда 10 ел җырладым. Коллектив белән чит илгә гастрольләргә чыгып китә идек, илләр гиздек. Мәшһүр артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга бәхет елмайды. Алар арасында Зур театр, Мария театры артистлары, аерым алганда Анна Нетребко, Альбина Шаһиморатова, Әхмәт Агади, Винера Ганиева, Михаил Панджавидзе, Юрий Александров, Михаил Плетнев, Ренат Салаватов һ.б. бар иде. Театрда эшләү минем өчен бәяләп бетергесез зур тәҗрибә булды.

Шул ук вакытта мин үз вокаль осталыгымны да арттырдым, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә ассистентура юнәлешенә укырга кердем, быел аны уңышлы тәмамладым. Профессор, ТРның атказанган артисты Нина Варшавскаяга рәхмәт.

Укудан һәм театрда эшләүдән тыш буш вакытымда мин Татарстан һәм Башкортстанда үткәрелә торган төрле концертларда, фестивальләрдә катнаштым: «Үзгәреш җиле», «Идел», «Дуслык моңы», Ваһапов фестивале һ.б.

Театрда күп чыгыш ясау сәбәпле, үземнең карьерага бөтенләй вакыт калмады, аны бергә алып баруы кыен. Театрда график тыгыз, репетицияләр берничә айга алдан язылган…

2016 елда кияүгә чыктым. Рушан – Казан татары, шуңа күрә туй да Казанда булды. Кунаклар күп иде, Ригадан әти-әнием, Башкортстаннан барлык туганнар килде. Ирем Рушан белән гаилә коруыбызга да биш ел булды, без бик бәхетле пар!

Иремнең эше АКШта булгач, шунда күчендек. Хәзер декрет ялында. 2019 елда Нью-Йоркта кызыбыз туды, Мәрьям дип исем куштык. Кызчыгыбыз – полиглот, 2 яшендә татар, инглиз, рус телләрен белә. Тагын латыш телен дә өйрәтәсе булыр әле дип уйлыйм. Соңгы 2 елда АКШта яшәвебезгә карамастан, еш кына кызым белән Казанга кайтып киләм. Һәрчак якыннарым, дусларым, Винера Әхәтовна белән очрашырга тырышам.

Күптән түгел Чикагода татар диаспорасы тарихында беренче тапкыр Сабантуй узды, анда мин Татарстаннан чыгыш ясадым. Ватандашларым белән очрашуыма шат идем. Чикаго татарлары мине бик җылы каршы алды һәм кат-кат татар җырларын башкаруымны сорады. Сабантуйдан соң онытылмас тәэсирләр калды. Нью-Йорктагы ватандашларыбыз өчен аерым концерт оештырырга ниятлим.

«Татар яшьләре Элвин Грей җырларын тыңлап, татар музыкасы белән кызыксына башалады»

– Тамашачының зәвыген ничек бәялисең?

– Миңа калса, хәзерге татар яшьләре Элвин Грей җырларын тыңлап, күбрәк татар музыкасы белән кызыксына башлады. Эстрадада биюле ритмик җырлар барлыкка килде, алар бик сыйфатлы эшләнгән, хәзер Россия эстрадасында да шул модада.

Дөресен әйткәндә, Татарстанда талантлы яшьләр күп, ел саен Мәдәният институтына, консерваториягә дистәләгән абитуриент килә. Артист һәм җыр танылу алсын өчен, ТВ-радиода ротация бирү кирәк. Шунсыз популярлык яулап алу кыен. Бу чыгымнарның кайчан үзеңә кире әйләнеп кайтачагы билгесез.

Әмма төп проблема – продюсер, яхшы композитор һәм аранжировщикларның җитәрлек булмавы. Безнең эстрада, белгечләр әйтүенчә, 15-20 елга артта калган. Хәтта яшь артистка радиога эләгү өчен дә җыр аларның «формат»ына туры килергә тиеш. Татар эстрадасында жанр, стильләрнең төрлелеге күбрәк булсын иде.

– Казан өметләреңне акладымы?

– Казанга килгәч, монда татар мохите күбрәк булыр дип өметләндем, ләкин башкалабызда туган телебез аз кулланыла, күбесе русча аралаша һәм яшь буын татар телен начар белә, менә шуңа гаҗәпләндем. Ни дисәң дә, тел мохите татар авылларында сакланган, ә шәһәр балалары, кызганыч, күп очракта рус телендә сөйләшә. Ригада, ә хәзер Америкада яшәп, мин биредә төрле мәдәнияттән булган бик күп милләтнең яшәгәнен күрәм, алар Җирнең төрле почмакларыннан килгән һәм рәхәтләнеп туган телләрендә сөйләшә: кытай, итальян, һинд һ.б. телләрдә. Шул ук вакытта барысы да инглиз телен белә.

Казан – матур, заманча шәһәр. Башкалабызның тарихи биналарын карап торалар. Казан матур булсын өчен Президент Рөстәм Миңнеханов, мэр Илсур Метшин шулкадәр тырыша! Шуңа күрә дә Казанда халыкара һәм ил күләмендә ярышлар уза. Башкалабызның матурлыгына сокланам.

«Үзгәреш жиле» фестивален искә алабыз икән, анда бәхәс чыкканын беләбез. Татар җырларын заманча аранжировкалау бөтен кешегә дә ярап бетмәде, билгеле. Мин тамашачы фикере белән килешәм дә, киелешмим дә. Кайсыдыр әсәрләр шәп яңгырады һәм аларга яңа сулыш, яңа тормыш өстәлде. Сәнгать яңалыктан башка үсеш кичерә алмый. Без фестиваль белән Казаннан тыш, Кремль сарае, хәтта Нью-Йоркның Карнеги-холлында да чыгыш ясадык. Бу үзе бер тарихи вакыйга булды.

«Яратып һәм яратылып яшәр өчен үз көчегезгә ышаныгыз»

– «Сәхнә» укучыларына нинди теләкләрләрең бар?

– Бүгенге көндә мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, мин яшим һәм һәр мизгелгә, һәр үткән көнгә сөенәм! Минем яраткан ирем бар, гүзәл кызым бар. Шулай ук мин мавыктыра, эчтән кабызып җибәрә торган яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Киләчәккә планнарым күп. Соло җырлый башлыйсым килә. Шөкер, барлык якыннарым исән-имин, сау-сәламәт.

Мин барлык укучыларга да сәламәтлек телим. Яшәү кызык булсын өчен хыялланудан туктамагыз. Яратып һәм яратылып яшәр өчен үз көчегезгә ышаныгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк